8-17 яшьлек балалары булган мохтаҗ гаиләләр 1нче майдан пособиегә гариза тапшыра ала
Ил яңалыклары

8-17 яшьлек балалары булган мохтаҗ гаиләләр 1нче майдан пособиегә гариза тапшыра ала

Әлеге түләү апрельдән үк билгеләнәчәк.

Ягъни 1 майдан соң гариза тапшыручыларга берьюлы ике айга – апрель һәм май айларына акча биреләчәк. Тик балага 8 яшь апрель аена инде тулган булырга тиеш. Пособие алуның төп шарты – гаилә кеременең аз булуы. Ягъни, гаиләдә бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктә җан башына исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш. Пособиенең төп күләме – 50%, ил буенча ул 6150 сумны тәшкил итә.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев