Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

7 яшькә кадәрге балалар хәзер электричкаларда бушлай йөри ала

Җиде яшькә кадәрге балалар өчен шәһәр яны электр поездларында йөрү бушлай булачак, тиешле закон бүгенге көннән үз көченә керә.

Федераль норма барлык төбәкләрдә дә эшли, дип хәбәр итте РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин. Ташламаны алу өчен баланың туу турындагы таныклыгын күрсәтергә кирәк, дип яза Татар-информ.  

Володин искәртеп узганча, закон кабул ителгәнче Россиянең 48 субъектында гына биш яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларны йөртү өчен өлешчә түләү каралган иде. Аларга гамәлдәге тарифның 50 процентыннан 75 процентына кадәр ташлама бирелгән.  

Җиде яшькә кадәрге балаларны электричкаларда бушлай йөртү турындагы документны элегрәк РФ Президенты Владимир Путин имзалады. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=37254

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев