Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

4 -18 яшьлек балаларны урам мультфильмы фестивалендә катнашырга чакыралар

Әлеге анимация конкурсында балалар яңа мультфильмнар уйлап табарга яисә булганнарын дәвам итәргә тиеш.

Уйлап табарга гына түгел, әлеге мультфильмнарны бөтен илгә танытырга мөмкинлек булачак! Катнашучыларны эшләрен чын анимация осталары – «Союзмультфильм» киностудиясе режиссерлары һәм рәссамнары, ВГИКның мультимедиа һәм анимация факультеты укытучылары бәяли.

Конкурста катнашучыларга тулы иҗат иреге бирелә – теләсә кайсы техникада, кул астындагы теләсә нинди материаллардан, теләсә нинди темаларга анимация картиналарын ясарга мөмкин булачак: сәнгать, дуслар, гаилә, спорт,туган як, җәйге каникуллар һ.б. турында.

Шулай ук, фестивальнең символы – бала ябалак турында тарих уйлап табарга һәм төшерергә була. Моннан тыш, быел яшь талантлы драматурглар «Иң яхшы мультфильм сценаристы» исеме өчен көрәшә алачак.

 

Конкурска җибәргән мультфильм 2021 елдан да иртәрәк төшкән булмаска тиеш һәм ,шулай ук, 2022 елның 31 августына кадәр ачык чыганакларда бастырылган эшләрне бирергә мөмкин. Катнашучыларга мондый эшләрне проект сайтында махсус форма аша җибәрергә кирәк.

31 октябрьдә жюри конкурска йомгак ясаячак.

Фестиваль җиңүчеләре электрон дипломнар һәм «Союзмультфильм»киностудиясеннән анимация курсы алачак.

 

Катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны проектның  сайтында www.cartoonfest.mobi һәм фестивальнең ВКонтакте төркемендә https://vk.com/cartoonfest.mobi белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев