Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

2нче апрельдән Татарстанда «Рамазан - игелекле эшләр ае» хәйрия акциясе башлана

2нче апрельдә Татарстанда традицион «Рамазан - игелекле эшләр ае» хәйрия марафоны башланып китә.

Акция авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

«Быел марафон кысаларында ТР Диния нәзарәтенең « Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм итәчәк, аз керемле гаиләләрне азык-төлек белән тәэмин итәчәк, социаль ифтарлар уздырачак, мохтаҗлар файдасына фитр садакасы, фидия һәм зәкят җыю һәм бүлүне оештыра", - диелә хәбәрдә.

Идарәдә билгеләп үтелгәнчә, 2021 елда әлеге акция барышында 21 балага ярдәме күрсәтелгән. Быел фонд мохтаҗ гаиләләрдән булган 20 авыру баланы дәвалауга ярдәм итүне планлаштыра.

Иң беренче чиратта Ислам Белоглазов, Сабина Рәхимуллина һәм Рамин Гайсамовка ярдәм күрсәтеләчәк. Бу балалар чирнең авыр формаларыннан җәфа чигә, шулай да әти-әниләренең ярдәме һәм үз тырышлыклары белән терелүгә таба зур адым ясаганнар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында бу балалар белән тулырак танышырга һәм акча күчерү өчен реквизитлар алырга мөмкин.

Тулырак https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев