2023 елда бердәм дәүләт имтиханнары өч этапта узачак.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2023 елгы бердәм дәүләт имтиханнарында катнашу өчен гаризаны 1нче февральгә кадәр тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итә.
2023 елда бердәм дәүләт имтиханнары өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 19 апрельгә кадәр), төп (26 майдан 1 июльгә кадәр) һәм өстәмә (6-19 сентябрь). Имтиханнар расписаниесе белән Рособрнадзорның рәсми сайтында тулырак танышырга мөмкин.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев