Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

1нче апрельдән XIX Дөньякүләм әдәби марафон проекты башлана

Әдәби марафонда катнашучылар саны биш меңгә якынаеп килә.

XIX Дөньякүләм #әдәбимарафон 1 апрель көнне башланды һәм 21 көн дәвам итәчәк. Финалга чыгу, #әдәбисабантуе нда катнашу өчен, 21 көн дәвамында http://tat-i.net/tt/adabimarafon кагыйдәләрен үтәп, укыган китаплардан өзекләр урнаштырырга кирәк.

Бу марафонда оештыручылар номинацияләр дә булдырды.

XIX #әдәбимарафон кысаларында түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнер дип планлаштырыла:

- иң күп китап укучы гаилә;
- иң күп китап укучы нәсел;
- иң күп китап укучы авыл китапханәсе;
- иң күп китап укучы мәктәп китапханәсе;
- иң күп китап укучы район китапханәсе;
- иң күп китап укучы шәһәр китапханәсе;
- иң күп китап укучы мәктәп;
- иң күп китап укучы район;
- иң күп китап укучы авыл;
- иң күп китап укучы шәһәр;
- иң яшь әдәби марафончы;
- иң өлкән әдәби марафончы;
- әдәби марафонда катнашкан иң актив әдип (язучы/шагыйрь/драматург);
- әдәби марафонда катнашкан иң актив журналист;
- әдәби марафонда катнашкан иң актив сәхнә кешесе (җырчы, артист);
- әдәби марафонда катнашкан иң актив китапханәче;
- иң креатив әдәби марафончы;
- иң актив әдәби әйдаман;
- иң тугры әдәби марафончы.

Әдәби марафонда катнашу өчен гаризалар https://vk.com/adabimarathon адресы буенча проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми каналда (беркетелгән язма астында комментарийларда + куярга кирәк) 1 апрель, 23:30 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Быел Әдәби Сабан туен Сабада үткәрергә җыеналар. Әдәби марафон проектның идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, марафонда катнашучылары иң актив булган район сайланган. 

«Былтыр беренче әдәби Сабан туен үткәрдек. Габдулла Тукай юбилее белән бәйле рәвештә, ул Арчада узды. Быел марафонда катнашкан лидер районда үткәрергә телибез. Соңгы ике-өч елда Саба районы бик актив булды, быел тантаналы чараны Саба районында үткәрербез дип уйлыйм», – диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында. 

1 апрельдән унтугызынчы #әдәбиимарафон проекты башлана. Ул марафонда актив катнашкан районнарны әйтеп узды. 

«Апас районында Каратун авылы мәктәбе укучылары бик актив. Саба районы китапханәчеләре бик актив катнаша, Шулай ук Биектау, Арча районнары бик теләп катнаша. Авыл советы рәисләре дә катнаша. Әдәби марафонда катнашкан районнар – иң алдынгылары», – ди Раил Гатауллин.

Оештыручы сүзләренчә, марафонда чит илдә яшәүче татарлар да катнаша.

«Әдәби марафонда катнашучылар саны биш меңгә якынаеп килә. Марафонда Бельгия, Төркия Австралиядән катнашучылар да бар. Безнең унсигез марафонда да катнашкан кешеләр бар. Әдәби әйдаманнар барлыкка килде», – ди ул.

Марафонда катнашучылар 21 көн дәвамында әдәби әсәр укый һәм аның бер өзеген социаль челтәрләрдәге аккаунтларына урнаштырып бара. Марафонда катнашу өчен марафонның Вконтакте социаль челтәрендәге төркемендә гариза калдырырга кирәк. Гаризалар 1 апрель көнне 23:30 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/byel-adabi-saban-tue-sabada-bulyr-dip-kotela-5852388

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев