Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

1 мартта «SOTKA: 100 көнлек воркаут» программасы башлана

Спорт җиһазлары сатып алмыйча гына спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр бушлай белем бирү-тренировка программасына кушыла алачаклар

Соңгы берничә ел эчендә бу программа буенча дөньяның 56 иленең 1052 шәһәреннән 250 меңнән артык кеше шөгыльләнгән. Катнашучыларны теркәү workout.su/100 сайтында башкарыла һәм ул старт көненә кадәр ачык булачак. 

SOTKA: 100 көнлек воркаут – бу программа тренировкаларны яңа гына башлаучы, озак тәнәфестән яки травмадан соң тренировкаларга кайтучылар өчен исәпләнә.

Программаның нигезен яңа гына спорт белән шөгыльләнә башлаучылар өчен кирәкле мәгълүматны, алар тарафыннан еш бирелә торган сорауларны үз эченә алган, көндәлек инфо-постлар тәшкил итә. Моңа өстәмә рәвештә катнашучылар төрле башлангыч күнегүләрдән торган зур булмаган комплекслар башкаралар. Программаның үзенчәлеге шунда, җенесенә, яшенә, физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, аның буенча теләсә кайсы кеше шөгыльләнә ала.

Чыганак http://nabchelny.ru/news/35393

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев