Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Хәбибә Гыйниятуллина: «Үземнең каһвәханәмне ачарга телим»

«Пятница» телеканалындагы «Кондитер» тапшыруында Кайбыч районыннан 16 яшьлек Хәбибә Гыйниятуллина катнашты.

«Пятница» телеканалында яшь аш-су осталары өчен «Кондитер» дигән тапшыру оештырыла. Аны танылган пешекче-кондитер Ренат Әгъзәмов алып бара. Балалар төрле тортлар пешереп, аларны бизәп, үзара көч сынашалар. Әлеге тапшыруның бер чыгарылышында Татарстанның Кайбыч районыннан Хәбибә Гыйниятуллина да катнашты. Хәбибәгә 16 яшь, ул Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе — цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәгенең 9 нчы сыйныфында укый. Без Хәбибә белән аралашып, үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.

— Хәбибә, сәлам! Син «Кондитер» тапшыруында булгансың икән. Шул турыда сөйләп җибәр әле, тапшыруда катнашу сиңа ошадымы, гомумән, тортлар пешерү белән кайчаннан шөгыльләнәсең, кемнән өйрәндең?
— Беренче тортымны унбер яшьтә пешердем. Төрле кулинар телешоулар карап, кызыксынып киттем. Миңа рецептларны әнинең апасы бирде. Үзе дә еш пешергәч, миңа бөтенесен әйтеп, яздыртып бара иде. Нәрсәдер килеп чыкмаса, аннан ярдәм сорыйм. 

Мин инде 2023 елның 23 августында заказга да ясыйм башладым. Минем инде хәзер үземнең логотибым да бар — habibi_cake дип атала ул. Бу арада миңа заказлар аеруча күп килә башлады.

Бу шоуда катнашу миңа бик ошады. Киләсе елга да бик катнашасым килә. Тортны киләчәк заман белән бәйләп бизәргә кирәк иде, бу минем өчен авыррак тоелды. Бәлки шуның аркасындадыр мин финалга чыга алмадым.

— Ул тапшыруга ничек килеп эләктең соң?
— Бу тапшыруны мин бик күптәннән карап бара идем инде. Катнашырга гариза җибәрү турында күп уйладым. Мондый тапшыруларны яратып караучы күрше Сания апа миңа этәгеч булды. Гаризаны «Пятница» каналының сайтында калдырдым һәм ике-өч ай үткәч миңа җавап бирделәр. Мин үзем турында сөйләп видео төшерергә тиеш идем. Шул видео буенча мине сайлап алдылар.

— Тапшыру төшерүнең эчке «кухнясы» ничек? Ренат Әгъзәмов катнашучылар белән съемка вакытында гына аралашамы?
— Тапшыру Мәскәүдә төшерелде. Мин анда гаиләм белән бардым, туганнарның фатирында тордык. Төшерү мәйданчыгы бик чиста, матур итеп бизәлгән. Ренат Әгъзәмов финалга үтмәгән кешеләр белән сьемка вакытында һәм фотографиягә төшкән вакытларда аралашты. Ә болай анда күп сөйләшеп булмый, чөнки бөтен әйбер төгәл расписание буенча бара һәм безнең бер буш вакытыбыз да булмады.

— Катнашучылар белән хәзер дә аралашасызмы? 
— Без аралашуны туктатмас өчен группа ясадык. Мин Казаннан килгән бер кыз белән хәзергә хәтле аралашам. Без әле бөтен катнашучылар белән табышып, бергә группа ясадык. Анда 60тан күбрәк кеше инде. Һәрберсе белән аралашабыз.

— Бигрәк кызык! Тагын нинди кызыксынуларың, хоббиларың бар, Хәбибә? Киләчәккә планнарың нинди? Һөнәр сайлау буенча, мәсәлән.
— Мин матур фото һәм видеолар төшерергә яратам һәм мин моны хобби дип саныйм. Киләчәктә минем эшмәкәрлеккә укыйсым килә, укып бетергәч, үземнең каһвәханәмне ачарга телим.
— Амин, уңышлар сиңа, Хәбибә. Бөтен хыялларың тормышка ашсын!

Әңгәмәдәш – Ләйлә Мирзаһитова.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

10

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев