Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Укытучы буласым килде»

Минем беренче укытучым – Гарипова Энҗе Флүн кызы. Безнең әңгәмә менә болай килеп чыкты.

Минем беренче укытучым – Гарипова Энҗе Флүн кызы. Ул – гадел, түземле һәм ягымлы мөгаллим. Без аны яратып, үз итеп, Энҗе апа дип йөртәбез. Безнең әңгәмә менә болай килеп чыкты.


 

– Энҗе апа, ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?

– Минем укытучы һөнәрен сайлавыма әти-әниемнең укытучы булуы тәэсир иткәндер. Укытучы гаиләсендә үскәнгә, минем дә әти-әнием кебек укытучы буласым килде.
– Сез үзегезнең беренче укытучыгызны хәтерлисезме?

– Мин үземнең беренче укытучымны хәтерлим. Ул Фәхриева Римма Бариевна иде. Ул минем өчен иң яхшы укытучыларның берсе булгандыр. Ул чибәр, ягымлы, итагатьле иде. Аның мине ачуланганын бер дә хәтерләмим.
– Укытучы булыр өчен кешедә нинди сыйфатлар булырга тиеш диеп уйлыйсыз?

– Хәзергесе чор укытучысы күпкырлы сәләткә ия шәхес булырга, бик күп белергә тиеш. Түземле, сабыр булырга кирәк. Балаларны яратырга кирәк.
– Энҗе апа, сезнең һөнәрегездә иң ошаганы нәрсә?

– Эшеңне күрә белсәләр, тиешенчә бәяли белсәләр, син укыткан балаларың сине аңласалар, бу бик зур рәхәтлек китерә.
– Буш вакытларыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Укытучы кешенең буш вакыты юктыр аның. Буш вакыт булса, укучыларга дәрескә алып керер өчен кызыклы материаллар эзли башлыйм. Кул эше белән шөгыльләнәм. Тасма белән картиналар чигәм.
– Сезнең кече кызыгыз Инсирә апа да укытучы һөнәрен сайлаган, Сез моңа ничек карыйсыз?

– Әйе минем кече кызым Инсирә укытучы һөнәрен сайлады. Ул Чаллы шәһәренең 5нче мәктәбендә математика һәм информатика фәннәрен укыта. Мин моңа бик шат. Бу безнең гаиләбезнең өч буын дәвамчысы. Әни биология фәнен укытты, әти – тарих фәнен, мин башлангыч классларны укытам.

– Энҗе апа, сезнеңчә бәхет ул нәрсә?

– Минм өчен бәхет – иң беренче гаиләм, балаларым исән-сау булу. Икенчедән, бәхет ул – үзең укыткан балаларның тормышта үз юлларын таба алуы.

– Дөрес һөнәр сайладыгыз дип уйлыйсызмы?

– Мин дөрес һөнәр сайладым дип уйлыйм. Балаларга, бигрәктә кечкенә балаларга белем орлыклары салу зур бәхет.
– Укучыларга нинди теләкләрегез бар?

– Мин укучыларыма киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен, тормышта югалып калмыйча үз юлларын табуларын телим.

 

Энҗе Флүн кызы мәктәбебездә чын дәрәҗәсендә бөек исемгә лаек укытучы. Ул һәркемне дә тигез күрә. Укучыларны чын күңелдән ярата. Нык ихтыярлы укытучы. Мин укытучыма зур уңышлар теләп, киләчәктә белемле, сәләтле укучылар гына укытырга язсын иде дигән теләктә калам.

 Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Ильвина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев