Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Укытучы абый

Казан шәһәрендәге 177нче лицей. 1нче сентябрь. – Исәнмесез, балалар. Белем иленә рәхим итегез, – диде укытучы елмаеп. – Бу абый безнең сыйныф җитәкчесе булачакмыни? – дип шаккатты беренче сыйныф укучысы Яна, тәүге укытучысы Константин Александрович Родионовны күреп.

...Хәзер 4нче сыйныфта укый инде алар. Укытучылары белән уртак телне тиз тапты укучылар. Бу «мыеклы тәрбияче» шул көннән иң якын дуска әйләнде. «Константин Александрович – иң акыллы мөгаллим. Аннан үрнәк алып, тырышып укырга кирәк», – дип, күңелләренә беркетеп куйдылар. 
Сыйныфтагы чын дуслыкка күпләр сокланды. «Бездән башкалар да үрнәк алалар», – дип сөйләде беркөнне таныш кыз.
– Укытучы абый безне төрле сәяхәтләргә алып чыга. Инде Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, хәтта Финляндиядә булдык. Шәп бит!
– Сәяхәт шәп инде ул, билгеле. Ә мәктәптә ничек, дәресләр ничек уза? – дип кызыксындым.
– Укытучыбызның һәр дәресе кызыклы. Шуңа да гел яхшы билгеләренә генә укыйбыз.
– Миңа математика дәресе бик ошый, – дип сүзгә кушылды Әмир Шәмсетдинов, – биремнәре авыр булса да, укытучы теманы аңлаешлы итеп җиткерә белә, шуңа да яратам мин ул дәресне. Укытучыбыз мәсьәләләрне төрлечә чишү юлларын өйрәтә. Үзем дә, үскәч, укытучы һөнәрен сайлармын, дип уйлыйм. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булу – минем хыялым...
– Әйтик, берәр көнне дәрескә әзерлексез килдең, ди? – дип сорадым мин Әмирдән.
– Бездә андый хәлнең булуы мөмкин түгел. Андый вакытта укытучының күзенә ничек карарга кирәк? Аңламаган әйберләр булса, Константин Александрович безгә җиңел генә аңлатып бирә. Шундый укытучыны авыр хәлгә кую – укучы исеменә тап төшерү бит ул.
Константин Александрович 4нче сыйныфтан соң да укучыларыннан аерылмый. Аларны 11нче сыйныфка хәтле алып бара. Ул өлкән сыйныфларда информатика дәресләрен дә укыта. Бу – эксперименталь юнәлеш. 
– Укытучыгызга нинди теләкләрегез бар? – дип сорадым мин яңа танышларымнан.
– Һәрвакытта да яхшы кәеф һәм саулык телибез, – диде алар бертавыштан.
Балалар белән сөйләшкәч, безнең дә шундый укытучы булса иде, дип уйлап куйдым. Константин Александрович кебек балаларны ихластан яратучы, яхшы белем бирүче, киләчәккә юл күрсәтүче укытучылар күп микән? Ә сезнең яраткан укытучыларыгыз бармы, дуслар? 
Әмир Ямилев, «Будильник» телеканалының махсус хәбәрчесе.

И.Гыйләҗетдин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев