Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

“Тормышка юллама” – радиодиджей һөнәре

Һәр көнне яхшы кәефтә уяну өчен диджейлар нинди алымнар куллана һәм иң яхшы алып баручы булыр өчен нинди сыйфатлар мөһим? Бүген шул хакта сөйләшәбез.

“Көмеш кыңгырау”ның ютубта  “Тормышка юллама” дип атала торган проекты бар. Аның кысаларында без укучыларыбызны төрле һөнәр ияләре, аларның кызыклы үзенчәлекләре белән таныштырабыз.

Бүгенге чыгарылышта Чаллы шәһәрендә эшләп килүче “Күңел” радиосы алып баручылары Ришат Хаҗиев һәм Марсель Мөсәвиров белән аралашабыз. Һәр көнне яхшы кәефтә уяну өчен алар нинди алымнар куллана һәм иң яхшы алып баручы булыр өчен нинди сыйфатлар мөһим? Бүген шул хакта сөйләшәбез. 

Гадәттә, радиода бер генә диджей сөйли бит, ни өчен монда берьюлы ике алып баручы, диярсең. Эш шунда, радио кагыйдәләре буенча, иртәнге эфирларны ике яисә өч диджей алып барса, күңеллерәк тә, файдалырак та була. Сүзебезне дә алып баручыларның “күңел”ле иртәсеннән башладык.

- Безнең эш сәгате иртәнге җидедә башлана. Быелгы сезоныбыз “Тор-тор-тор шоу” дип атала. Безнең миссия – иртә белән тыңлаучыларны уяту, аларны күтәренке кәефкә көйләү. Минемчә, барып чыгадыр. Бу сезонда без татар телебезгә игътибар биреп, төрле сәхифәләр тәкъдим итәбез. “Тел бистәсе”, Татарстан буенча сәяхәт итәргә яратучылар өчен “Сәяхәткә чыктым әле” рубрикасы, спортчылар өчен “Спорт яңалыклары”. Кыскасы, шәп кәеф бездә, – ди Ришат Хаҗиев. 

– Һәр иртәдә яхшы кәефтә булыр өчен сез нишлисез?

Марсель: Иртән торгач, һәр кешенең дә кәефе яхшы булырга тиеш. Чөнки көннең ничек үтүе кәефкә бәйле. Минем тормышымда кәефсез көннәр булса да, мин аны күрсәтмим. Иртәдән үк үземне яхшы кәефкә көйләргә тырышам. Ә инде студиягә килеп кергәч, эфир барышында шаярып-көлеп, без үзебезнең дә, тыңлаучыларның да кәефен күтәрәбез.
– Студия белән танышып үтик әле. Радио эшләп торсын өчен иң кирәкле әйбер ул нәрсә?

Ришат: Иң кирәкле җиһазларның берсе, әлбәттә, микрофон. Башка аппартура булып та микрофон булмаса, син сөйли алмыйсың дигән сүз. Һәм тагын бер мөһим әйбер – ул пульт. Аннан тавыш чыга һәм радиотыңлаучылар безне ишетә ала. Башка аппаратура, компьютерлар да бар. Иң-иңнәре, тыңлаучы белән алып баручыны бәйләп торучылары –  пульт белән микрофон.


– Үзеңнең иң беренче эфирыңны хәтерлисеңме?

Марсель: Әйе, беренче эфир хәтердә калды. Җитәкчебез Лилия Мәхмүтова эфирга чыгып карарга тәкъдим ясады. Бер сәгать дәвамында аның белән алып бардым. Калган дүрт сәгатендә үземне генә калдырды. Шулай итеп, әкрен генә өйрәндем.

– Радиога килеп эләгү тарихын сөйлә әле.

Ришат: 2008 ел иде ул. Башкалабыздагы “Яңа гасыр” радиосы кастинг игълан итеп, ир-ат тавышы эзли иде. Туксан егет арасыннан мине сайлап алдылар. Шуннан бирле минем тормышым радио белән бәйле. Төрле вазифалар башкарырга туры килде: алып баручы булып та, яңалыклар бүлеге мөхәррире дә, диктор булып та эшләдем.  Ә “Күңел” радиосында мин 2013нче елдан бирле. 

– Буш вакытларыңда башка алып баручыларны тыңлыйсыңмы?

Марсель: Әлбәттә, мин башка алып баручыларны да, башка радиоларны да тыңлыйм. Чөнки бу яңалык ишетү, үзенә күрә яңа алымнар белән танышу өчен дә кирәк.

– Радио алып баручысына нинди сыйфатлар мөһим?

Ришат: Иң беренче чиратта, бик күп китаплар укырга, тел байлыгын арттырырга кирәк. Бу – иң җайлы ысул. Укыгыз, өйрәнегез. Ә инде радиода журналистлар гына эшли аламы дигән сорауга мин «юк» дип җавап бирәм. Чөнки һәр журналист ул алып баручы түгел, һәм һәр алып баручы әле журналист дигән сүз дә түгел. Монда күбрәк тәҗрибә үз ролен уйныйдыр. Еллар узган саен, син тәҗрибә туплыйсың һәм эшләве дә җиңеләя башлый.

– Радио-диджей булырга хыялланган укучыларыбызга алтын киңәшләреңне бир әле.

– Марсель: Хыялланып кына калырга түгел, бу өлкәдә үзеңне сынап карарга кирәк. Күбрәк радио тыңла, үзеңне алып баручы ролендә хис ит. Мәгълүмат туплап, аны эфирда ничек сөйләвеңне күз алдына китер. Син аның белән нәрсә әйтергә телисең, шул сорауга җавап тап. Иң мөһиме, курыкма!

Ришат: Әгәр дә син киләчәктә радиода эшләргә хыялланасың икән, бу очракта аннан баш тартмаска кирәк. Иң беренче чиратта, теләк мөһим. Мин эшлим, мин булдыра алам, дисәң, рәхим ит! 

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев