Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Раил Гатауллин: «Һәрберегезне көтәбез!»

Татарстанда, дөресрәге татар дөньясында «Белем» радиосы ачылуы турында без сезгә узган елның август аенда ук хәбәр иткән идек. Аның белән якыннанрак таныштырырга да вакыт җиткәндер.

Татарстанда, дөресрәге татар дөньясында «Белем» радиосы ачылуы турында без сезгә узган елның август аенда ук хәбәр иткән идек. Аның белән якыннанрак таныштырырга да вакыт җиткәндер. Ни әйтсәң дә, безнең радио инде ул: балаларныкы, яшүсмерләрнеке... Идея авторы һәм проект җитәкчесе – безгә «Әдәби марафон» кебек бик популяр интернет проектлар аша яхшы таныш Раил Гатауллин. Радио директоры – Алмаз Миргаязов. Ә менә алып баручылар арасында безнең даими авторларыбыз Камилә Вәлиева, Гөлназ Әхмәдиева, Әнвәр Мөхетдиновлар да бар. Белем радиосы балаларны-яшүсмерләрне ничек үзенә җәлеп итә икән? Проект җитәкчесе Раил Гатауллин белән без шул хакта сөйләштек.

Үзләренә нәрсә кызык...

– Раил, хәерле көн! «Белем радиосы» белән «Көмеш кыңгырауның максаты бер инде – кыскача әйткәндә, балалар-яшүсмерләр өчен татар телендә кызыклы «дөнья» булдыру. «Белем» радиосы  моңа ничек ирешә икән?  

– «Белем» радиосында да тапшыруларны алып баручыларның күпчелеге – балалар һәм яшьләр. Нәкъ менә алар үзләренә файдалы булган мәгълүматны яшьтәшләренә кызыклы итеп җиткерә алалар. Радиобызда бәйге-конкурсларда җиңүләр яулаган, актив һәм сәләтле балалар эшли.

– Камилә Вәлиева, Гөлназ Әхмәдиева, Әнвәр Мөхетдиновлар безгә дә яхшы таныш инде...

– Тагын бер сәләтле кызыбыз бар әле – Алсу Касыймова. Педагогика көллияте, Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты студентлары да тапшырулар алып баралар. Укуга да, радиодагы эшчәнлеккә дә өлгерәләр.

Казаннан читтә яшәп тә...

 – Казаннан читтә яшәүче балаларга да радио тормышында катнашу мөмкинлеге бармы? Аудиоязма яздырып җибәреп, мәсәлән?

– Әлбәттә! Әле генә атап үтелгән мәктәп укучылары барысы да районнардан килеп, тапшырулар яздырып йөрүчеләр. Радиобыз һәр балага, һәр яшүсмергә ачык. Иң мөһиме – креатив, сәләтле, кыю булырга, фикерләреңне җиткерүдән оялмаска кирәк. Андыйларны без күрәбез һәм үзебез дә чакырып алырга мөмкинбез. Мәсәлән, «Бездә кунак», «Һөнәрләр иленә сәяхәт» дигән тапшыруларга без һәрвакыт яшьләр арасыннан кызыклы геройлар эзлибез. Теләге булган, сөйләр тәҗрибәләре булган егетләр-кызлар үзләре үк элемтәгә чыга икән, без шат кына булачакбыз.

Казаннан читтә яшәүчеләр өчен безнең кызыклы проектларыбыз, бәйгеләребез гел уздырылып тора. Моны һәм башка актуаль яңалыкларны белеп тору өчен, Белем радиосы сайтына (http://radio.belem.ru) керергә, Телеграм-каналга (https://t.me/radio_belem), ВКонтакте социаль челтәрендәге берләшмә яңалыкларына (https://vk.com/radio_belem) язылырга була. Төрле бәйрәм һәм бәйгеләрдә без һәркемгә аудиоязма җибәреп, радио эфирына эләгү мөмкинлекләрен бирәбез.

 – Конкурслар, марафоннар да еш үтә сездә...

– Күптән түгел күп кенә бәйгеләргә йомгак ясалды. «Күңел түреннән» республикакүләм шигырь бәйгесендә катнашып, урын алган конкурс эшләре радиодан да яңгыраячак. Без бәйрәмнәрдә якыннарны котлау мөмкинлеге дә бирәбез – һәркем үз теләкләрен аудио яисә текст рәвешендә безгә җибәрә ала. Бәйге, проектларыбыз әле бик күп булачак, аларны радио эфирында тыңлап, төркемнәребездә күзәтеп барыгыз һәм, әлбәттә, катнашыгыз!

Алып баручы буласың килсә...

 – Тапшырулар...

– Утыздан артык. «Белем энциклопедиясе», «Белем WiKi», «Путь к себе», «Читать или не читать», «Бездә кунак», «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл», «Әдәби дәрья», «Һөнәрләр иленә сәяхәт» – болар иң кызыклар, иң файдалылар. Яшьләр үзләре кызыксыналар, сорыйлар, тапшырулар ясауда һәм алып баруда инициативаларын күрсәтәләр.

– Русча тапшырулар да бар, димәк?

– Безнең радио билингваль.

– Радионың иң мөһим үзенчәлеге нинди дип уйлыйсыз?

– Бездә һәр яшүсмер үз талантын күрсәтә, үз таланты турында сөйли ала. «Белем радиосы» яшь буынга үзләрен алып баручы буларак сынарга, бу өлкәгә беренче адымнарын атларга мөмкинлек бирә.

Әңгәмәдәш: Ләйлә Мирзаһитова.

Фотолар Белем радиосының телеграм каналыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев