Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Лилия Фәттахова: «Мин җир шарының имин булуын телим!»

22нче октябрьдә шагыйрә, журналист, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахованың туган көне. Лилия ханымны чын күңелдән бәйрәме белән тәбрик итәбез! Игътибарыгызга Лилия ханым белән аның якташы, хәбәрчебез Фирүзә Ибраһимованың әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

Лилия апа Фәттахованы белмәгән кеше юктыр инде ул. Безнең яраткан газетабыз «Көмеш кыңгырау»да эшләгән шагыйрә, хәзер «Мәйдан» журналы редакторы, һәм, иң мөһиме – минем якташым ул. Белмәсәгез белегез – без икебез дә Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылыннан.

Күркәм юбилее уңаеннан мин Лилия апага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.  

– Сез озак еллар укытучы булып эшләгәнсез. Балаларны сагынмыйсызмы?

Мәктәптә егерме ел эшләдем мин. Башта Яңа Чишмә гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәрен укыттым. Аннары Яңа Чишмә урта мәктәбендә рус телендә тарих белән җәмгыять белеме укытырга туры килде. Мөгаллимлек хезмәтемнең башлангыч чорын күбрәк искә төшерәм. Татар сыйныфларында барлык фәннәр дә татарча укытылган, рәхәтләнеп балалар белән үз ана телеңдә аралашкан вакытлар бу. Мин шул чорны сагынам. Татарстан тарихын аерым дәрес итеп укыткан вакытлар, балаларның зур кызыксыну белән үз тарихларын өйрәнгән һәм сораулар яудырган вакыты.

Мәктәптән китүгә, балалар газетасында эшләргә туры килде: балалар дөньясыннан аерылып тормадым да кебек әле.

– Һаман да искә ала торган укучыларыгыз бармы? Һәм тәртипсезләр искә төшәме, әллә тәртиплеләреме?

 – Кайвакыт, нинди дә булса хәл белән бәйле, үзеннән-үзе искә төшә торган укучылар бар ул. Тәртиплеләре дә, мәктәп кануннарына бик сыешып бетмәгәннәре дә. Тырышлык, максатчанлык үрнәге булган Нурисә, Румияләр, мәсәлән. Татар сыйныфын тәмамлаган Нурисә Мәхмүтова инглиз, француз телләрен өйрәнеп, Франциядә белемен күтәреп кайтты. Румия Гарифуллина берничә ел Америкада эшләде. Сингапурдан килгән коуч Яңа Чишмә районы укытучыларын яңа технологияләр белән таныштырганда, аның – үз укучымның – тәрҗемәче булуын күреп, горурланып утыруым истә.

 – Алар сезнең хикәя геройларына әйләнмәдеме?

– Хикәяләргә тәртипле, акыллы кызлар түгел, бераз шуграк малайлар «кереп» китә. Гимназиядә эшләгәндә, хикәяләр язмый идем әле мин. Балалар өчен хикәяләрне «Көмеш кыңгырау» газетасында эшләгәндә яза башладым. Рус мәктәбенең кайбер тәртипсезрәк, тыңлаусызрак малайларын танырга була ул хикәяләрдә. Максим, Даниллар...

 – Лилия апа, ә менә, гомумән, ике-өч дистә еллар элек язучы булырмын дип уйлаганыгыз булдымы?

– Юк. Язучы яки шагыйрә булырмын дигән уйның башыма да кергәне булмады. Минем шикелле аз сүзле, игътибар үзәгендә булырга яратмаган кеше һәм... язучы! Мәһдиевның бер герое «укытучылар да бәрәңге ашыймы?» дип гаҗәпләнгән кебек, минем өчен дә әдәбият дөньясы ул бик сирәкләр өчен генә ачык дөнья кебек тоела иде.

– Бала-чагыгызда туган көн кичендә нәрсә теләдегез икән? һәм ул хыял чынга аштымы?

– Хммм... Хәтерләмим. Жюль Вернның «Серле утрау» китабы белән «җенләнгән» чагым булса, берәр нинди утрауга барып чыгу турындадыр инде. Нәрсә-нәрсә, хыялыйлык бар иде инде ул.

Чынга ашып бетмәгән хыял – дөнья тирәли сәяхәт итү. Төрле җирләрдә булдым, ләкин Җирнең матур урыннарының меңнән берен дә күрмәгәнмендер әле.

– Ә бүгенге юбилей көнегездә нәрсә теләрсез?

– Менә шул үзе зур да, үзе бәләкәй дә Җир шарының имин булуын телим мин. Ул очракта басылып чыккан яңа китаплар да, яңа сәяхәтләр дә булачак.

Якыннарыбыз исән-сау булып, бер-беребезнең сөенечләренә, яңа туган көнгә сөенеп яшәргә язсын!

– Рәхмәт, Лилия апа! Шатлык кояшында «коенып», бәхет җилләрендә тибрәнә-тибрәнә, тагын озын-озак еллар шушы  дөньяда яшәргә язсын!

Фирүзә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев