Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Лиана Лукманова: «Ләззәт алу өчен җырлыйм!»

Мамадышның 2нче лицее укучысы, искиткеч тавыш иясе Лукманова Лиана белән әңгәмә.

Ягымлы тавыш, озын кара чәчләр, сихри караш... Лиана сәхнәгә чыгып җырлагач, нәкъ шундый уйлар килде башыма. Чыннан да искитәрлек матур тавышы. Ул төрле җырлар башкарып, масштаблы бәйгеләрдә призлы урыннар ала, ә инде иң-иңнәрен әйтеп чыксам, болар:  Сочида узучы "Песенка года", "Адмералтейская звезда", "Балачак" бәйгесе. Һәм ул җырларны үзе дә иҗат итә әле! Бу сәләтле кыз кайдан соң дисезме? Җавап бирәм: Лукманова Лиана - Мамадыш шәһәре академик Камил Вәлиев исемендәге 2нче лицейның 10нчы сыйныф укучысы.

 

- Сәлам, Лиана! Кайчаннан бирле җырлыйсың?

 

- Җырга кызыксыну 4 яшьтә үк барлыкка килгән иде инде, ә 7 яшьтән укытучым Ләйлә апа белән шөгыльләнә башладым.

 

- Син ләззәт алыр өчен җырлыйсыңмы, әллә инде киләчәктә карьера төзисең киләме?

 

- Әлбәттә инде, ләззәт алу өчен!

 

- Күбрәк татар җырларын башкарасыңмы, әллә рус телендәгеләргә өстенлек бирәсеңме?

 

- Мин Яруллиннар исемендәге музыка мәктәбендә Ольга Викторовна җитәкчелегендә белем алам һәм шул сәбәпле күбрәк рус җырларын башкарырга туры килә, әмма җанга татар җырлары якынрак инде.

 

- Син бит әле җырларны үзең дә иҗат итәсең, ә беренче җырың кайчанрак язылды икән?

 

- Бүгенгесе көндә минем 4 җырым бар, ә беренчесе 8 сыйныфта беренче мәхәббәт хисләре ташкынында язылды.

 

- Кызык икән, ә син кайдан илһам аласың?

 

- Илһамны чакырып китереп булмый, я була, я юк, әмма килгән чакта үз хисләремне язып калырга торышам.

 

- Ә нинди хыялың бар, Лиана?

 

- Үз эшемдә уңышларга ирешү һәм бәхетле булу!

 

Блиц-сораштыру:

– Чәй, әллә кофемы? – Кофе.

– Күзләреңнең төсе? – Хамелеон.

– Шаулы шәһәр, әллә авылмы? – Шәһәр.

– Яраткан ел фасылың? – Җәй.

 

Әңгәмәдәш – Фирүзә Ибраһимова.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Комеш Кынгырау

    0

    0

    Нык талантлы кыз син, Лиана!