Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Ләй­лә – ул бө­тен­ләй баш­ка төр­ле!

«Үз өс­тең­дә эш­ләр­гә ки­рәк! Ял­кау­лан­мас­ка! Те­лең­не шо­мар­тыр өчен ки­тап­лар укыр­га!» ди Ләйлә.

«ША­ЯН ТВ» ка­на­лын­да «Кич­ке әки­ят­ләр» тап­шы­ру­ын ка­ра­га­ны­гыз бар­мы?

Әле­ге тап­шы­ру­ны алып ба­ру­чы Ләй­лә Та­и­ше­ва «Иң ях­шы алып ба­ру­чы» но­ми­на­ци­я­сен­дә Рос­си­я­нең те­ле­ви­зи­он «ТЭ­ФИ-KIDS 2022» мил­ли пре­ми­я­се фи­на­лы­на чык­ты. 17нче ок­тябрь көн­не Мәс­кәү­дә бү­ләк­ләү тан­та­на­сы да уз­ды.

– Җи­ңү­ең бе­лән кот­лый­быз! Әйт әле, бу бәй­ге­гә мах­сус әзер­лә­дең­ме? – дип со­ра­дык без Ләй­лә­дән.

– Әзер­лә­нү­ен – гел әзер ин­де без! – дип җа­вап бир­де Ләй­лә. – Ме­нә дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, мин бу юлы сиз­ми­чә дә кал­дым, чөн­ки, «Ша­ян ТВ» те­ле­ка­на­лы ми­не, ми­нем ви­део­яз­мам­ны җәй ай­ла­рын­да ук кон­курс­ка җи­бәр­гән иде. Ә җи­ңү­е­без­не күп­тән тү­гел ге­нә бел­дек. Без бик шат!

– Ни­чек уй­лый­сың, иң ях­шы алып ба­ру­чы бу­лу өчен ниш­ләр­гә ки­рәк?

– Әл­бәт­тә, үз өс­тең­дә эш­ләр­гә ки­рәк! Ял­кау­лан­мас­ка! Те­лең­не шо­мар­тыр өчен ки­тап­лар укыр­га!

– Син бит әле мәк­тәп­тә ге­нә укый­сың. Укыр­га ва­кы­тың ка­ла­мы?

– Укыр­га ва­кыт ка­ла. Әм­ма дә­рес­ләр дә кал­га­лый шул. Фор­сат­тан фай­да­ла­нып, ми­нем үзем­нең укы­ту­чы­ма рәх­мәт әй­тә­сем ки­лә. Чөн­ки ул ми­не аң­лый. Съем­ка­ла­рым күп бу­лу сә­бәп­ле, мин кай­бер дә­рес­ләр­не эш­лә­ми ка­лам. Дө­рес, ан­на­ры ни­чек тә ку­ып җи­тәр­гә ту­ры ки­лә ин­де!

– Син бит әле ике эне­ңә үр­нәк апа һәм се­ңел дә. Эне­лә­рең бе­лән абы­ең да си­нең ке­бек та­тар­ча сөй­лә­шә­ме?

– Әйе, абы­ем да, эне­лә­рем дә – без бө­те­не­без та­тар­ча сөй­лә­шә­без, чөн­ки та­тар га­и­лә­се, ми­нем­чә, гел та­тар­ча сөй­лә­шер­гә ти­еш.

Га­и­лә ди­гән­нән – Ләй­лә ту­ып үс­кән га­и­лә га­ди ге­нә тү­гел шул ул. Ту­лы­сы бе­лән җыр­чы­лар га­и­лә­се! Әни­се Лан­дыш Нигъ­мәт­җа­но­ва бе­лән әти­се Фә­рит Та­и­шев­лар – та­ныл­ган эст­ра­да йол­дыз­ла­ры. Ә әби­се Рим­ма Иб­ра­һи­мо­ва­ны та­тар җыр сән­га­те­нең ле­ген­да­сы ди­сәк тә ярый тор­ган­дыр! Ләй­лә дә ма­тур җыр­лый – ин­тер­нет­та «Са­гы­ну» җы­рын баш­ка­рып ул ин­де бө­тен ин­тер­нет-хал­кын шак­кат­тыр­ган иде. Әм­ма шу­ңа да ка­ра­мас­тан, әти-әни­се юлын дә­вам итү­че ге­нә тү­гел Ләй­лә. Ул – үзен­чә та­лант­лы, үзен­чә кы­зык, чөн­ки! Ул – баш­ка төр­ле!

Ри­зи­дә Рәх­мә­тул­ли­на.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч кыз. Зур җиңү булган бу. Ләйлә моңа чыннан да лаек.