Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Көнләшәсеңме?

Сезгә дә таныштыр инде ул көнчелек хисе. Бер карасаң, ул стимул сыман бит – иптәшемне узыйм дип, укуга, эшкә күбрәк көч куя башлыйсың.

Дөньяны көнчелек яулап алган. Кешеләр бер-берсе белән «ярышалар»: кемдә текәрәк телефон, нинди маркада машина, ничә бүлмәле фатир... Ә ни кызык, белем, торышлык кебек сыйфатлар белән беркем узышып тормый.

Сезгә дә таныштыр инде ул көнчелек хисе. Бер карасаң, ул стимул сыман бит – иптәшемне узыйм дип, укуга, эшкә күбрәк көч куя башлыйсың. Ә икенче яктан карасаң, булганга шөкер итү, үзеңчә яшәү онытыла бара, булган саен тагын да күбрәк кирәк була башлый.

Көнләшү психологик яктан безгә ничек тәэсир итә икән? Әлеге сорауга җавапны психолог Гөлназ Малюкова белән әңгәмәдә табарбыз.

  Хәерле көн, Гөлназ апа! Әйтегез әле, көнчелек әйбәт сыйфатмы ул, әллә начармы?

Көнчелек ул ут белән бер. Бу тойгыга бирелгән кеше, балалардан алып өлкәннәргә кадәр, үзен шәхес буларак югалта. Мәсәлән, балалар, үзләренең табигый уникальлеген онытып, аерым бер кием, гаджет маркаларын әһәмиятле дип саный башлыйлар. Һәм бу алар өчен башкалар алдында текә күренү ысулы булып тора, ягъни матди як алга чыга. Өлкәннәр дә бар яклап бер-берен узу өчен тырышалар.

Ә без, яшүсмерләргә, бу начар хисне ничек җиңәргә икән?

Көнләшү тамырында түбән үзбәя ята: яшүсмер, башкаларның казанышларын күргәч, үз хезмәтләрен әһәмиятсез дип саный башлый. Чынлыкта исә бу алай түгел. Яшүсмергә игътибарны үзенә юнәлтергә өйрәнергә кирәк. Менә миннән берничә киңәш:

* Җиңүләреңә (хәтта алар зур булмаса да) шатлан, онытмас өчен теркәп бар;

* Үзеңне башкалар белән чагыштырма;

* Былтыргы күрсәткечләрең белән быелгыларын анализлап кара. Шунда гына син ел дәвамында үзеңнең күпме хезмәт, көч куйганыңны аңларсың.

 Синең кебек кеше беркайда да юк. Үзеңнең ни дәрәҗәдә уникаль икәнеңне аңлау белән, сине көнчелек хисе борчымый башлаячак!

– Файдалы киңәшләрегез өчен рәхмәт, Гөлназ апа!

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Гади һәм шул ук вакытта иң кирәкле киңәшләр! Әңгәмәгез өчен рәхмәт, эшегездә уңышлар теләп калам.