Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Карантин» – кәефне күтәрә

Чаллының 54нче гимназиясендә инде дистә елдан артык КВН командасы эшләп килә.

Чаллының 54нче гимназиясендә инде дистә елдан артык КВН командасы эшләп килә. Команданың исеме дә шәп – «Карантин»! Бүгенге көндә команданы 7нче сыйныфлар тотып тора: Наил Дәүләтшин белән Данил Шәкүров.

– Үзебезнең командага теләгендә булган һәркемне алабыз. Иң мөһиме, актив, позитив һәм юмор хисле булсыннар, – ди алар. Команда егетләре, кызлары белән без дә очраштык һәм бу кызыклы да, шаян да мавыгулары турында сораштык. 

Командалары өч егет һәм өч кыздан тора аларның. Наил Дәүләтшин, Данил Шәкүров, Булат Нуртдинов, Мәликә Вәлиева, Айназ Сәйфетдинова, Самирә Абдрахманова. Гимназиядә без өлкән сыйныф укучылары белән уйнадык, алардан өйрәндек. Алар мәктәпне тәмамлагач, уку йортыбыз данын без яклый башладык, – ди Данил.

Команданың чыгышлары кызыклы миниатюралардан тора.

– Бу кадәр мәзәк, кызыклы күренешләрне каян табасыз, кем уйлап чыгара? – дип кызыксынам.  

– Үзебез уйлыйбыз, көндәлек тормыштан алабыз. Юмор ул тормышта була торган ситуациядән алына инде. Кызыклы моментын отып, уйлап бетерергә генә кирәк, – ди Наил.

Мин командада әле икенче генә ел. Сәхнәдә чыгыш ясаганда, тамашачыларны һәм жюрины көлдерә алганда бик рәхәт була.  КВНда уйнау безгә яңа эмоцияләр бирә. Яңа кешеләр белән танышабыз, яңа дуслар табабыз. Төрле ситуациядән кызык таба беләбез, безнең белән бик күңелле, – ди Мәликә. 

– Гимназиядә генә түгел, шәһәрдә узган төрле конукурс-фестивальләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар яулыйбыз. Узган елда «Шатлык» яшьләр үзәгендә рус һәм татар телләрендә үткән КВН мәктәп лигасының ярымфиналында – 1нче урын, финалында – 3нче урын яуладык, – ди Булат.

Ә Айназ командага быел гына өстәлгән. Инде үзенең идеяләре белән командага яңа сулыш биреп өлгергән ул.

– Без барыбыз да бер сыйныфта укыганга, бер-беребезне яхшы беләбез һәм бик тиз аңлыйбыз. Шуңа күрә безгә бер команда булу да авыр түгел, –  ди ул.

Җитәкчеләре Гөлгенә Тимергалиева, Хәмдия Миркасимова һәм Камилә Кәримова ярдәмендә кызлар-малайлар киләчәктә булачак конкурсларга әзерләнә башлаган инде. Аларда мең дә бер идея ташып тора. «Карантин» командасына яңа үрләр һәм уңышлар теләп калабыз!

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

11

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Егетләр-кызлар, молодцы сез. Командагыз бик шәп. Сездән шундый энергия ташып тора. Сез булдырачаксыз, туктап калмагыз. Алга, гел алга. Барсы да яхшы булачак.