Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Инзилә Фатихова: «Математика да, сәхнә дә ошый!»

Без килгәндә, Чаллының 3нче мәктәбендә репетицияләр бара иде.

Тукай туган көненә һәрбер сыйныф спектакль әзерли икән. Әлбәттә, татарча. Кемдер – Шүрәлене, кемдер – Су анасын сәхнәләштергәндер.

 

Ә менә беренчеләр Абдулла Алишның «Койрыклар» әкиятен сайлаган. Бу әкиятне кем генә белми икән? Белсәк тә, тагын бер кат карадык. Бүреләрен дә ошаттык, хәйләкәр төлкеләрен дә.

 

Әмма бүген ак-йомшак куян кызы – 1 А сыйныфы укучысы Инзилә Фатихова белән очрашырга махсус килгән идек. Ни өчен нәкъ менә Инзиләме? Тукай туган көнендә иң матур шигырь сөйләүчеләрне – нәфис сүз осталарын барлыйбыз чөнки. Инзилә  «Бәхет йолдызы» республикакүләм бәйгесендә беренче урынны яулаган.

 

– Иң яраткан шигырең нинди? – дип кызыксынабыз без.

– Муса Җәлилнен «Карак песи»е.

– Ә яраткан шагыйрьләрең?

– Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Факил Сафин.

– Син математикадан да олимпиадага йөрисең икән, рус теленнән дә. Кайсы күбрәк ошый: саннармы, хәрефләрме, мисал чишүме, укумы? 

– Математика күбрәк ошый, мин әле менталь математика түгәрәгенә дә йөрим – өч урынлы саннарны куша, ала беләм.

 

Менталь математикага малайлар гына йөридер дип уйлый идем – шулай дип шаккаттырды мине Инзилә. Һәм тагын әллә никадәр хоббиларын санап китте – робототехника түгәрәге, бию, театр... Театр, дигәннән – «Койрыклар» спектакле белән беренче урынны яулаганнар бит тәки беренче сыйныфлар. Афәрин!

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X