Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Иң кызык дәрес – тарих!

Тукай районы Теләнче-Тамак мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Адилә Гобәева фәнни конференцияләр ярата.

Сез менә фәнни конференцияләр ярата алыр идегезме? Уф, күңелсез кебек бит, әйеме? Ә менә Тукай районы Теләнче-Тамак мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Адилә Гобәевага ошый икән. Мондый чараларда чыгыш ясаганы бар аның хәтта. Шушы көннәрдә, мәсәлән, Чаллыда узган «Батырлык яшәргә тиеш» дип исемләнгән республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

– Адилә, сиңа тарих ошыймы? – дип кызыксындык без.

– Әлбәттә! Кызык бит ул. Минем иң яраткан дәресем – тарих. Борынгы заман тарихыннан башлап бүгенге көнгә кадәр кешеләрнең ничек яшәүләренә кадәр кызык.

– Ә тарих буенча фәнни конференцияләрдә катнаша башлавың ничек булды?

– Тарих укытучым Рузилә апа кызыксындырды. Яшел Үзән районы Бишнә мәктәбендә узган Xнчы республикакүләм фәнни-гамәли конференциягә барырга тәкъдим итте. «Танылган якташларым» дигән тема буенча чыгыш ясадым ул чакта.

– Киләчәктә галим булыргамы исәбең?

– Юк, укытучы.  

– Бик җитди эшләрдән генә тора түгелме соң синең тормыш?

– Юк, мин әле китап та укырга яратам. Классик әсәрләр. Һәм рәсемне дә әйбәт ясыйм. 

– Син авыл кызы бит инде, әйеме? Авыл тормышы ошыймы сиңа, шәһәрме?

– Авыл. Чөнки бездә саф һава, матур табигать. Шәһәрләр безгә кызыксын!

– Дус бер генә булырга тиешме? Әллә күпме? Син нинди фикердә?

– Чын дус бер генә була дип уйлыйм. Һәм ул синнән яхшырак булырга тиеш.

– Синең тормыштагы иң зур плүс нинди?

– Матур гаиләбез булу. Без гел бергә.

Әңгәмәдәш – Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев