Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Ильвина Шәйдуллина: «Иң кадерле нәрсә – вакыт»

Ильвина Шәйдуллина Актаныш районы Аккүз мәктәбендә укучылар үзидарәсе җитәкчесе, алдынгы укучы, кыскасы, лидер. Лидер булу кыен микән ул?

Ильвина Шәйдуллина Актаныш районы Аккүз мәктәбендә укучылар үзидарәсе җитәкчесе, алдынгы укучы, кыскасы, лидер. Лидер булу кыен микән ул? Без – 5 нче сыйныф  укучылары Илина һәм Назлыгөл Ильвина ападан шул хакта сорадык.  

– Лидер булыр өчен кешедә нинди  сыйфатлар булырга тиеш, Ильвина апа?

– Беренче чиратта,  ихтыяр көчедер. Үз -үзеңә ышану, кушылган эшне җиренә җиткереп эшләү һәм, әлбәттә, максат куя белү.

– Ә син «Мин лидер булам!» дип максат куйдыңмы?

– Юк, иң зур максатым – мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, югары уку йортына керү минем. Кечкенәрәк максатлар да бар. Аларга даими ирешеп киләм.

– Нинди профессия сайлаячаксың инде?

– Табиб.

– Табиб булыр өчен нинди  фәннәрне  яратып укырга кирәк икән?

– Ярату кирәктән тормый бит ул, кызлар. Мин үзем алгебра, инглиз теле, химия, җәмгыять белеме, физкультура яратам.

– Ә хоббиең бармы, Ильвина апа?

– Телефонда төрле фотолардан видеолар ясыйм яки булмаса коллаж эшлим. Кешеләргә туган көннәренә җырлы видеокотлаулар ясап җибәрәм.

– Димәк, син музыкага да битараф түгел? Ә җырчылардан кумирың кем?

– Ришат Тухватуллин. Аның «Мәтәүтамак», «Синнән башка» дигән җырлары бик ошый.

– Хәзер китап уку модада түгел бит, әйеме?

– Нишләп модада булмасын инде – яңа гына бер китап укып бетердем: «Ак  маңгайлы бүреләр» дигән. Авторы – Фаил Шәфигуллин. Кышкы каникулларда сез дә тик ятмагыз, укыгыз!

– Ә Яңа елга «Көмеш кыңгырау» газетасы укучыларына һәм безгә дә нинди теләкләрең бар?

– Киләсе ел кызыклы очрашуларга, сөенечле мизгелләргә бай булсын! Үзегез дә вакытны әрәм-шәрәм итмәскә өйрәнегез!  

Яңа елның яңа кары безгә

Яңа бәхет нуры өстәсен!

Өстәлләргә – муллык, күңелләргә –

Ихлас теләкләрнең көлтәсен...

Назлыгөл Шәйдуллина, Илина Вәлеева, Актаныш районы, Аккүз мәктәбе, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев