Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Илдан Шәймердинов: «Кешеләргә ярдәм итә алуыма сөенәм»

Илдан Шәймердинов кулланылган детальләрдән компьютерлар җыя һәм мохтаҗларга бүләк итә.

Шушы көннәрдә, узып баручы елга нәтиҗә ясап, Казанда «Безнең заман геройлары» премиясе һәм «Кечкенә геройлар» форумы лауреатларын бүләкләделәр. Алар арасында Бөгелмә районы Татар Димескәе мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Илдан Шәймердинов та бар. Ул кулланылган детальләрдән компьютерлар җыя һәм мохтаҗларга бүләк итә.

Бу идея анда ничек туды икән? Шул хакта Илданның үзеннән сораштык.

– Ике ай элек, октябрь ахырларында, өйдәге тик ятучы ике компьютерны төзәттем. Аларны куяр урын булмагач, күп балалы гаиләләргә бирү теләге уянды. Без андыйларны таптык. Видеоролик ясап, интернетка компьютер тапшырган мизгелне урнаштырдык. Шуннан күреп алып, яхшы кешеләр миңа компьютерның запас детальләрен китерә башладылар. Шулардан мин тагын җыйдым. Бүгенге көндә 9 компьютерны җыеп, ияләренә тапшырдым.

 –  Бу эшкә син кемнән өйрәндең?

– Үзем. Җыеп карый башлагач, үзеннән-үзе килеп чыкты ул. Аңламаган җирләрен интернеттан видео карап эшләдем. Берсе килеп чыккач, тагын җыясы килә. Детальләр генә булуы кирәк. Ә җитеп бетмәгәннәрен үзебез сатып алабыз инде. Гадәттә ул компьютер тычканы, клавиатура була.

– Алар гадәти компьютердан аерыламы?

– Куәте буенча ул хәтле көчле булмасалар да, уку процессы өчен файдалы компьютер җыям. Уеннар өчен  түгел алар.

– Бу эш сиңа ошыймы?

– Идеясе дә, җыю процессы да ошый. Кешеләргә ярдәм итә алуыма да сөенәм.

– «Безнең заман геройлары» премиясенә лаек булу синең өчен көтелмәгән хәл булдымы?

– Әлбәттә, мин бу мәгълүматның бөтен Татарстан буенча таралуына шаккаттым. Премиягә чакыргач, башта шок хәлендә калдым. Безнең гаилә өчен бик күңелле һәм гаҗәеп яңалык булды ул.

– Киләчәктә кем булырга телисең?

– Әлегә белмим. Мин бит 6нчы сыйныфта гына укыйм. Компьютерлар җыю, аны башкаларга бүләк итү ошый миңа. Киләчәктә дә шушы эш белән бәйле шөгыль булыр, бәлки.

Әңгәмәдәш - Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев