Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Флүзә Хәйруллина: "Болыт артында һәрвакыт кояш бар"

Сылу, төз гәүдәле, моңлы тавышлы, көрән күзле... Бу Чертуш авылының гүзәл кызы - Флүзә Хәйруллина.

"Созвездие-Йолдызлык", "Бәхет йолдызы" бәйгеләре җиңүчесе, "Татар кызы - 2022" финалисты, шул турыда Флүзә белән әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм. 

- Сәлам, Флүзә. "Татар кызы - 2022" бәйгесендә нәрсә күбрәк булды: конкуренциямы, әллә дуслыкмы?

- Минем өчен конкуренция тоелмады, һәр кыз үзен яхшы яктан күрсәтте, минемчә, бу бәйгедә дуслык күбрәк булды.

- Синең уйлавыңча, иң авыр бирем кайсысы иде?

- Биремнәр минем өчен җиңел иде, шуңа карамастан интелектуаль сораулар этабында, 1-2 сорауга гына җавап бирергә авырсындым.

- Флүзә, иҗади бирем дә булган дип беләм, син нинди сәләтеңне күрсәттең?

- Мин иҗади биремдә "Солдат егет" дигән җыр башкардым.

- Иң ачуыңны чыгара торган фраза?

- "Ашарга кирәк, ашамыйсың да ахры". Ешрак шундыйны әйтәләр миңа. (көлә) 

- Тәнкыйтькә ничек карыйсың? Үзеңнең төп киңәшчең һәм тәнкыйтьчең кем?

- Тәнкыйтькә исем китми, чөнки һәрчак янымда киңәшчем - бертуган апам. Тәнкыйтьләүче кешем юк.

- Син шундый иҗади кеше, бәлки, син берәр девиз белән дә яшисеңдер?

- Девизым: "Болыт артында һәрвакыт кояш бар". Бу девизны миңа җитәкчем Рәмзия апа

әйткән иде бер, бу искиткеч сүзләр хәзер һәрвакытта уемда.

- Флүзә, иң зур хыялың нинди?

- Һәр кеше эчтән генә нинди дә булса хыял белән янып яши. Ә минем иң зур хыялыма килгәндә... сер булып калсын әле ул әлегә.

Әңгәмәдәш - Фирүзә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев