Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Динар Закиров: «Көндәшең кебек уйларга кирәк»

Балтач районы Балтач гимназиясенең 1нче сыйныф укучысы Динар Закиров күптән түгел Казанда рус шашкасы буенча республика беренчелегендә катнашып, Татарстан чемпионы булды.

Гадәттә, спорт диюгә, күз алдына футбол, хоккей, биатлон кебек уеннар килеп баса. Ә бит спортның да күбрәк акыл үсешенә тәэсир итә торганнары була. Шашка уены, мәсәлән.

Ул безнең чорга бик борынгы заманнардан ук килгән. Син аны гап-гади өстәл уены гына дип уйлыйсың икән, бу уен турында бернәрсә дә белмисең дигән сүз. Зиһенне үстерүдә ярдәм иткән шашка уены йөгереп йөрүдән дә авыр тоелырга мөмкин хәтта.

Балтач районы Балтач гимназиясенең 1нче сыйныф укучысы Динар Закиров та нәкъ шундый фикердә. Ул күптән түгел Казанда рус шашкасы буенча республика беренчелегендә катнашып, Татарстан чемпионы булды.
 

– Мин инде  4 яшемдә үк шашка, шахмат уйнарга өйрәндем. Безнең гаиләдә абыем Данил, апаем Дилә дә бик оста уенчылар. Шашка уйнау логик фикерләү сәләтен үстерә, хәтерне яхшырта, баш белән эш итәргә ярдәм итә. Бер уйный башласаң, аннан тиз генә аерылам димә, дип сөйли Динар.

Республика беренчелегендә син ничә көндәшеңне җиңдең?

Анда барлыгы 30 бала катнашты. 9 турда мин бер оттырышсыз 9 очко жыйдым һәм чемпион булдым. Аннан алда, 19-23 гыйнвар көннәрендә, Удмуртиядә авыл балалары арасында Россия беренчелегендә шахмат ярышында катнашып кайттым. Яшьтәшләрем арасында 3нче урын яуладым.

– Афәрин, Динар! Җиңү серләрен безгә дә чиш әле...
– Барысы да бик гади. Уен барышында дөрес итеп уйлау мөһим, көндәшеңнең һәр адымын игътибар белән күзәтергә кирәк. Ни өчен ул шушы алымны кулланганын төшенергә, аның кебек уйлап карарга кирәк.

– Ә сине шулай оста уйнарга кем өйрәтте?

– Шашка уйнау тәртибен әтием, абыем, апам өйрәтте. Без гаиләбез белән шашка уйнарга яратабыз.

– Гадәттә, бер уен ничә минут дәвам итә?

– Төрле уен – төрлечә. Классик уен 30 минут бара. Тиз генә уйный торганы 7 минутта бетә. Ә «яшен сыман»ы 3 минуттан да артмый.

– Тагын ниләр белән кызыксынасың?

– Кызыксынуларым күбрәк шашка, шахмат белән бәйле. Узган елны 8 яшькә кадәрге малалайлар арасында 100 шакмаклы шашка буенча Татарстан беренчелегендә беренче урын алып, Сочида узган Россия күләмендәге ярышларда көч сынаштым. Аннары, мин әле сәнгать мәктәбенең фортепиано классына да йөрим. Тик бусы әлегә күбрәк кызык өчен.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев