Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Данила Новиков: «Минем хәзер эшем шулкадәр күп!»

НТВ каналындагы «Син – супер!» телепроектында финалга чыккан 15 яшьлек Данила Новиковны белмәүче сирәктер хәзер. Данила белән без дә элемтәгә чыктык.

Минзәлә шәһәренең 1нче мәктәбендә укый ул. Моннан җиде ел элек Лилия әбисе белән күченеп килгәннәр бирегә. Музыка мәктәбенең вокал классында укырга да, төрле бәйгеләрдә, концертларда катнашырга да өлгерә. Ә «Син – супер!» тапшыруы аңа чын-чынлап танылу китерде.

Чирек финалда Данила – Филипп Киркоровның «Марина» җырын башкарды, ярымфиналда – «Держи», финалда «В краю магнолий» җырларын башкарып жюриның гына түгел, тамашачыларның да күңелен яулады. «Синең башкаруың Дима Биланныкыннан бер дә ким түгел», – диде чыгыштан соң Игорь Крутой. Диана Арбенина яшь минзәләлеләрнең «фанаты» булуын да белдерде хәтта.

Призлы урын яуламаса да, мактаулы исемле диплом һәм Леонид Агутинның музыкаль белем бирү форумына чакыру алды Данила. Һәм 18 яшькә кадәр «Син супер!» проекты стипендияты булачак ул.

Җырчы буларак танылу исә  – Даниланың иң зур хыялларының берсе.

Ә Минзәләдә меценатлар акчасына сатып алынган фатирда Данила Новиков өчен тавыш яздыру студиясе җиһазландырылачак. Мәскәүдән кайтуына менә шундый сюрприз! Фатир ачкычы тапшырганда, ул хәтта татарча да җырлап җибәрде: «Әйдә, әйдә, сандугач, үтә син теләгемне!..» Данила белән без дә элемтәгә чыктык.

– Минем хәзер эшем шулкадәр күп, – диде ул, – Дәресләр, дәресләр, дәресләр! Һәм интервьюлар! Бүген ничә газетага интервью бирдем микән инде мин – кемгә нәрсә әйткәнемне дә белмим! Ә «Көмеш кыңгырау» газетасы укучыларына уңышлар телим!

Лилия Фәттахова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев