Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Бирешмәдем, тырыштым!

Беркөнне даими хәбәрчез Адилә Искәндәрованың статусын күреп елмаеп куйдым. «Булдыра, бу Адилә», – дип сокландым.

Беркөнне даими хәбәрчез Адилә Искәндәрованың статусын күреп елмаеп куйдым. «Булдыра, бу Адилә», – дип сокландым. Машина йөртү таныклыгы да алган менә. Адилә Чаллы шәһәрендәге 29нчы гимназия укучысы, быел 11нче сыйныфны тәмамлады. Аңа үземне кызыксындырган берничә сорауны бирдем. 

– Котлыйм, Адилә, правалы да булгансың икән. Кайчан җитештең соң?
– Рәхмәт. 10нчы сыйныфта укырга язылдым. Яшьтәшләремә дә шулай эшләргә киңәш итәм. 10да иркенрәк бит. 11нче сыйныфта БДИга әзерләнергә кирәк, вакыт булмый. 

– Ничә яшьтән укырга була соң?
– 16 яшьтән. 18 тулгач таныклыкны барып кына аласы. Ләкин шул үк көнне түгел, ә икенче көнне. Мәсәлән, минем туган көн тугызынчы апрель, ә праваны мин унынчы апрель көнне алдым.

– Имтихан тотканда теория яки гамәли өлеше авыррак булдымы?
– Иң авыры машина йөртү булды. Бигрәк тә «площадка» авырга туры килде, шулай да мин барысын да жиңеп чыктым. Мин механикага укыдым. 

– Имтиханны ничәнче тапкырдан бирдең?
– Өченче тапкырдан. Беренче тапкыр биргәндә гаражга керә алмадым, бик каушадым. Икенче тапкыр биргәндә башта барысы да әйбәт иде, ләкин аннары мине кистерделәр. Өченчесендә экзамен биик шәп үтте. Кыскасы, бирешмәдем. 

– Адилә, ә синең өчен машина йөртү нәрсә ул?
– Салават абыйның жырларын кушып рәхәтләнеп йөрү.

– Беренче тапкыр руль артына утырган яшьтәшләреңә нәрсә киңәш итәсең?
– Курыкмаска, үз-үзеңне кулга алырга һәм рәхәтләнеп йөрергә киңәш итәм. Ничек кенә авыр булса да, иң мөһиме бирешмә, үзеңнең максатыңа иреш, дустым! һәм әлбәттә, юл йөрү кагыйдәләрен тапкырлау таблицасын белгән кебек белергә кирәк. 

– Афәрин, Адилә. Яшел ут сиңа!
Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев