Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Биюне үзебез уйлап табабыз!

Һәрбер баланың укудан башка да шөгыльләре бардыр инде ул. Мин, мәсәлән, бию белән шөгылләнәм, «Чәчкә» ансамбленә йөрим.

Остазыбыз – Альмира апа Шәймәрданова. Ул безгә бик күп биюләр өйрәтә һәм төрле бәйгеләргә йөртә. Күптән түгел генә без Красная Поляна шәһәрендә үткән «Түгәрәк уенда» катнаштык һәм 2нче  урын яуладык. Мин Альмира апага үземне кызыксындырган сорауларны бирдем. 

– Альмира апа, яшүсмерләргә ошый торган биюләрне тудыру өчен идеяләрне каян аласыз?

– Мин иң элек биюнең көенә игътибар итәм. Ошаган көй төрле җирдә очрый ала, мәсәлән, машинада барганда радиодан ишетеп алырга  мөмкин. Көен тыңлаганда ук бию хәрәкәтләре күз алдыма килә. Интернет челтәренә дә кереп карыйм, ләкин аннан үземә ошаган материал таба алмыйм, биюләрне үземчә тудырам.

–  Хореографларны кайда укыталар ул?

– Мин кечкенәдән сәхнәдә биеп үстем. Мәктәптә укыган вакытта бию ансамбленә йөрдем. Мәктәп директорыбыз бик сәнгать җанлы кеше иде, «кече филармония» дия торганнар иде без укыганда мәктәпне. Бию сәнгатенә мәхәббәт миндә шушы чорда тәрбияләнде. Шуңа күрә, ике дә уйлап тормыйча, мәдәният училищесына укырга киттем.

– Сезнеңчә хореограф нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

 – Ул үзе оста биюче булырга тиеш. Аралашучан, тырыш, матурлыкны күрә белүче, үз максатларына ирешергә омтылучы...

– Хореограф булып сез ничә ел эшлисез?

– 25 ел. Үз эшемне бик тә яратам.

– Бүгенге көн яшүсмеренә сез нинди киңәшләр бирер идегез?

 – Үз максатларыгызга ирешү өчен бик тырыш булыгыз, диясем килә. Хәзерге  вакытта мөмкинлекләр күп, куллана гына белергә кирәк.  

Әңгәмәдәш – Әдилә Вәлиева, Кукмара районы, Мәчкәрә мәктәбе, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев