Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Безнең роботыбыз хоккей алкалары җыйды»

Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия укучылары Әмирхан Мифтахов һәм Әмир Шәрәфиев WorldSkills Russia Juniors («Яшь профессиональләр») бәйгесендә катнашып, «мобиль робототехника» номинациясендә җиңү яулады.

- Егетләр, ни өчен бу юнәлешне сайладыгыз?

Әмирхан: Робототехника белән минем абыем Мифтахов Эмиль шөгыльләнә. Ул 2019 елда узган Бөтендөнья WorldSkills чемпионатында, бу юнәлеш буенча катнашып, III урын алган иде. Ә аннан соң Швециядә узган WorldSkills чепмионатында II урынга лаек булды.

Әмир: Мин техника белән күптән шөгыльләнсәм дә,бу бәйгедә катнашырга дустым Әмирхан чакырды. Без бу ярышка ярты ел әзерләндек. Әлбәттә, Әмирханның абыйсы Эмиль булышты.

– Бу ярышта сезнең өчен иң авыры нәрсә булды?

Әмирхан: Ярыш, ярыш инде ул, конкурентлар да күп, әле бу безнең өчен беренче тәҗрибә генә бит.

Әмир: Әлбәттә һәрбер ярышта каушау, билгесезлек хисе дә бар, монда үз үзеңне кулда тотарга кирәк.

– Бу ярыш сезгә нәрсәсе белән кызыклы булды?

Әмирхан: Бу ярышта үз кулларың белән роботны җыю һәм аны эшләтеп җибәрү кирәк иде. Роботны ясагач та, ул бит әле төрле функцияләр дә башкарырга тиеш.

Әмир: Безнең роботыбыз хоккей алкалары җыйды. Ул алкаларны робот тиешле шакмакларга яки капкага кертергә тиеш иде. Без ясаган робот барысын да төгәл башкарып чыкты.

– Сез әле 20нче гимназиянең вокал ансамбленә дә йөрисез, ничә яшьтән җырлый башладыгыз?

Әмирхан: Мин 2нче сыйныфтан җырлый башладым. Җитәкчем – музыка укытучысы Урманчеева Гөлнур Таһировна.Ул үзе дә бик матур җырлый, аның белән хәтта зур сәхнәгә дә чыкканыбыз, хәйрия концертларында катнашканыбыз бар.

Әмир: Мин дә 2нче сыйныфтан җырлый башладым. Без Әмирхан белән «Сәлам» ансамблендә җырладык. Хәзер тавышыбыз үзгәргән вакыт, шуңа әлегә азрак җырлыйбыз. Тик ел да гимназиябездә уза торган Җыр фестивалендә сыйныфыбыз белән катнашабыз. Аның төп шарты – сыйныфтагы һәр бала катнашырга тиеш.

– Буш вакытыгызда нишләргә яратасыз?

Әмирхан: Буш вакытымда, робототехникадан кала, спорт белән шөгыльләнәм, футболга йөрергә яратам. Узган елны гимназиябезнең футбол командасы белән шәһәр буенча II урын яуладык. Гаиләбез белән дә еш кына бергәләп ял итәргә яратабыз.

Әмир: Ә мин компьютер артында утырырга яратам, тик уеннар уйнамыйм. Үземне үстерү буенча эшлим:үземә кызыклы булган төрле мәгълүматләр эзлим, китаплар укыйм.

– Сез бит 9нчы сыйныфта укыйсыз, имтиханнарга әзерләнү ничек бара?

Әмирхан: Имтиханнарга өйдә генә түгел, гимназиядә уза торган электив дәресләрдә, өстәмә чыганаклардан да әзерләнәбез, үзем дә мөстәкыйль әзерләнәм.

Әмир: Мин дә компьютердан, дәреслекләр, төрле җыентыклардан имтиханнарга әзерләнәм. Имтиханнар куркытса да, аны тапшырып була, тик тырышырга гына кирәк дип уйлыйм.

– Иң зур хыялларыгыз нинди?

Әмирхан: Мин киләчәктә 9нчы сыйныфтан соң техникумга керергә уйлыйм һәм монда да техник юнәлеш буенча. Ә аннан күз күрер...

Әмир: Мин дә киләчәк һөнәремне техника белән бәйләрмен дип  торам, чөнки хәзер интернет, техника заманы, программистлар бик кирәк.

Рәзилә Арсланова, Казан шәһәре 20нче гимназиянең педагог-оештыручысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев