Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Беренче көн: матур буласы килә-ә-ә!

Ма­ки­яж, при­чес­ка ясау бел­ге­че Ай­сы­лу Габ­дел­ха­ко­ва бе­лән яшүс­мер­ләр өчен ма­тур­лык сер­лә­ре ту­рын­да сөй­ләш­тек.

Мәк­тәп­кә ба­рыр ва­кыт җит­кәч, без ба­ры­быз да мәк­тәп ки­рәк-ярак­ла­ры ту­рын­да уй­лый баш­лый­быз. Әм­ма... кыз­лар әле та­гын бер те­ма­га баш ва­тып алыр­га мөм­кин – мәк­тәп­кә би­зә­неп ба­рыр­га­мы, әл­лә юк­мы?

Би­зән­гән оч­рак­та, ни­чег­рәк бу­лыр­га ти­еш ул? Чәч­не бу­я­тыр­га­мы, кер­фек­не озай­тыр­га­мы, каш­ны яса­тыр­га­мы?  Ба­рын да эш­ләп бар­саң, класс­таш ма­лай­ла­рың та­ны­мый­ча үтеп кит­мәс­ме? Би­зә­нү­ең­не ар­тык­ка са­нап, за­вуч шел­тә бел­дер­мәс­ме? Кыс­ка­сы, баш­та шун­дый мең со­рау.

Нәкъ ме­нә «арт­ты­рып җи­бә­рү»­ләр бул­ма­сын дип, без ма­ки­яж, при­чес­ка ясау бел­ге­че Ай­сы­лу Габ­дел­ха­ко­ва бе­лән яшүс­мер­ләр өчен ма­тур­лык сер­лә­ре ту­рын­да сөй­ләш­тек:

– Ай­сы­лу, без­нең уку­чы­лар­ны, мө­га­ен, бу со­рау бик кы­зык­сын­ды­ра­дыр – кос­ме­то­лог­лар ни­чә яшь­тән би­зә­нә баш­лар­га рөх­сәт итә?

– Де­ко­ра­тив кос­ме­ти­ка­ны 15-16 яшь­тән кул­ла­ныр­га мөм­кин. Кай­бер оч­рак­лар­да – әй­тик, бәй­рәм­нәр­дә яки спек­такль­ләр уй­на­ган­да ир­тә­рәк тә бу­ла – сәх­нә ма­ки­я­жы яса­ла.

Кыз­лар өчен иң мө­һим ки­ңәш – би­зә­нү­не аз-аз­лап кы­на баш­лар­га ки­рәк. Баш­та кер­фек­ләр­не ге­нә бу­яр­га, ан­на­ры аңа ирен­нәр дә өс­тәл­сен. Ан­на­ры каш­лар... 

– Ә яшүс­мер­ләр өчен дә, 30-35 яшь­лек ха­ным­нар өчен дә кос­ме­ти­ка бер үк бу­ла ала­мы?

 – Юк. Кос­ме­ти­ка яшь­не, ти­ре­нең үзен­чә­ле­ген исәп­кә алып кул­ла­ны­лыр­га ти­еш.

– Сез­нең тәҗ­ри­бә­дә би­зә­нер­гә те­ләү­че иң яшь кли­ент­ка ни­чә яшь иде?

– Иң яшь гү­зәл­кәй­гә ни­ба­ры 6 яшь иде. Мин аңа җи­ңел­чә ге­нә, ба­ла­лар­ча ма­ки­яж яса­дым.

– Кыз ба­ла­ның кос­ме­ти­ка­сын­да нин­ди би­зә­нү әй­бер­лә­ре бу­лыр­га ти­еш?

– Прай­мер, ма­ки­яж ба­за­сы, кор­рек­тор, кон­сил­лер, пуд­ра, хай­лай­тер, брон­зер, ру­мя­на, тень­нәр, тушь, ка­ран­даш, ин­нек (по­ма­да) яки ирен ял­ты­ра­вык­ла­ры бул­сын. Шу­лай ук, ма­ки­яж ясау өчен төр­ле зур­лык­та һәм фор­ма­да­гы пу­ма­ла­лар, спонж, пин­цет та бик ки­рәк.

– Ни­чек уй­лый­сыз, ма­ки­яж ясау, ирен ка­бар­ту, кер­фек үс­те­рү гү­зәл зат­лар­да бер­төр­ле­лек эф­фек­ты ту­дыр­мый­мы?

– Хә­зер күп кыз­лар ма­тур­рак бу­лу өчен ма­тур­лык са­лон­на­ры­на йө­ри. Бел­геч һәр кли­ент­ка ин­ди­ви­ду­аль ка­раш күр­сә­тә икән, бер­төр­ле­лек ки­леп чы­гар­га ти­еш тү­гел.

– Кыз­лар би­зә­нер­гә ка­ян яи­сә кем­нән өй­рә­нер­гә ти­еш?

– Хә­зер мо­ның өчен мөм­кин­лек­ләр шак­тый. Га­зе­та-жур­нал­лар­да да, ин­тер­нет­та да мас­тер-класс­лар күп. Үзе өчен ку­лай бул­ган бер­ни­чә ва­ри­ант­ны сай­лап, аны прак­ти­ка­да кул­ла­нып ка­рый ала­лар. Әни­лә­ре, апа­ла­ры да яр­дәм­гә ки­лер­гә их­ти­мал, дус кыз­ла­ры да. Про­фес­си­о­нал ви­за­жист­тан да дә­рес­ләр алыр­га мөм­кин.

– Яшь кыз­лар өчен иң ях­шы ма­ки­яж ул нин­ди бу­лыр­га ти­еш?

– Җи­ңел­чә ге­нә ясал­ган ма­ки­яж – иң оп­ти­маль ва­ри­ант. Бит­кә BB-крем, кор­рек­тор, бе­раз гы­на пуд­ра, кер­фек­кә тушь, ирен­гә ял­ты­ра­вык сөрт­сәң –  җи­тә. Иң мө­һи­ме – кыз­лар бит ти­ре­се­нең тө­рен дө­рес бил­ге­ләр­гә, аны чис­тар­тыр­га һәм дым­лан­ды­рыр­га өй­рә­нер­гә ти­еш. Кос­ме­ти­ка сай­ла­ган­да мо­ны ис­тә то­тар­га ки­рәк. 

– Көн са­ен би­зә­нү бит ти­ре­се­нә на­чар йо­гын­ты яса­мый­мы?

– Дө­рес сай­лан­ган кос­ме­ти­ка, көн са­ен кул­ла­ныл­са да, зы­ян ки­тер­ми.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев