Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Барысын да бер секунд хәл итә

Бүгенге героебыз – сыйныфташым Шәрипова Назлыгөл. Сез дә аны белергә тиеш.

Ул болай, читтән караганда, гап-гади бер кыз кебек. Әмма... Медальләренең күплеген күрсәгез, шаккатачксыз. Сүзем сыйныфташым Шәрипова Назлыгөл турында. Сез дә аны белергә тиеш, шуңа бүгенге язмам герое — Назлыгөл үзе. Аның яраткан дәресе — рәсем сәнгате, ә яраткан шөгыле — йөзү. 

Менә шул яраткан шөгыле аны бик күп медальле иткән дә инде. 

– Назлыгөл, син ничә яшьтән йөзү белән шөгыльләнә башладың?
– Мин кечкенә чагымнан спорт тапшырулары карый идем. Алар миңа бик ошады һәм 6 яшь тулгач, әнием йөзү секциясенә алып барды. Әлбәттә, мин риза булдым. Хәзер дә мин Балтач районында урнашкан «Дулкын» бассейнына йөрим.

– Үзеңнең бер көнеңне сурәтлә әле.
– Иртәнге алтыда торам һәм мәктәпкә җыенам, аннан соң сигезенче 15 минутта инде мәктәптә булам. Ике тулганда дәресләр бетә, өченче яртыда өйдә булам. Шуннан соң әзрәк өй эшен эшлим. Сәгать дүрттә тренировка башлана, ул кичке җидегә кадәр бара. Сигезенче яртыда мин өйдә булам, сәгать сигездә кичке аш ашыйм, аннары калган өй эшен эшлим. Вакыт калса ял итәм. Аннан соң йокларга ятам.

– Ай-яй, көнең минутлап язылган! Ярышларда нинди авырлыклар бар, һәм син аларга ничек карыйсың?
– Секундның кечкенә генә бер өлеше аркасында 1нче урынга кермичә калган очраклар да булырга мөмкин. Бу җиңелүләрем мине бик борчый, шуңа да карамастан, мин алга барам, яңа үрләргә ирешүемне дәвам итәм.

– Нинди бәйгеләрдә катнаштың? Алар кайсы шәһәрләрдә узды?
– Мин 5 ел буена, төрле бәйгеләрдә катнашып, 42 медаль алдым. Чаралар Кукмара, Мамадыш, Саба, Теләче, Чистай һәм Арча шәһәрләрендә үткәрелде.

– Шаккаткыч бу! Рәхмәтләреңне кемгә әйтер идең?
– Беренче чиратта әти-әниемә рәхмәт әйтәсем килә. Алар миңа һәрчак терәк, гел булышалар, төрле чараларга йөртәләр. Әлбәттә, үземнең остазым — Андрей Валентин улына рәхмәтлемен. Ул бик тырыш һәм үз эшен яхшы белүче кеше.

– Мәкаләне укучыларга нәрсә теләрсең?
– Мин сезгә беркайчан да бирешмәскә, үзегез сайлаган юлда гел алга барып, уңышларга ирешүгезне телим!

Әңгәмәдәш – Гарифуллина Язилә, Балтач гимназиясенең 5нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев