Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Баян белән алты ел дус

Аязга зур сәләт бирелгән – ул баянда оста уйный.

Баянда уйнаучылар бардыр арагызда, шулай бит? Сезгә миннән кайнар алкышлар. Безнең гимназиядә дә баянчы егетләребез бар. Шуларның берсе – Аяз Галиев. Ул быел 8нче сыйныфны тәмамлады. Аяз беренче карашка гадәти малай кебек, дуслары белән шаярырга, спорт белән шөгыльләнергә ярата, тырышып укый. Әмма аңа зур сәләт бирелгән – ул баянда оста уйный. 

– Аяз, хәзерге вакытта яшүсмерләр телефон, компьютер уеннары белән «җенләнгән»дә, син ничек баян белән дуслаштың?
– Әти мине 8 яшьтә баян түгәрәгенә алып килде.  Менә 6 ел шөгыльләнәм инде. Беренче укытучым Латыйпов Альберт Зиннур улы нота танырга өйрәтте, баянга мәхәббәт уятты. Әтиемә рәхмәт инде «сиңа кирәк, малай», – дип, ел буена шунда илтеп йөрде.

– Нота танырга бик тиз өйрәндеңме?
– (Көлеп) Мин аны хәзер дә өйрәнәм әле.

– Синең үз баяның бармы?
– Әйе, бар. Аны миңа әтием белән әнием туган көнемә алып бирделәр. Әле дә хәтеремдә, әтием: «Беренче елны уңышлы тәмамласаң, 9 яшеңә баян алабыз», – дигән иде.  Чыннан да шулай булды. Рәхмәт аларга. Минем яраткан баяным ул. 

– Сәнгать мәктәбендә бәйгеләрдә, концертларда катнашасызмы?
– Әйе, андый чаклар еш була. Сабантуйларда безнең ансамбль гел чыгыш ясый, районда үткән концертларда катнашабыз. 

– Син тырыш укучымы? Үз-үзеңә таләпчәнме?
– Бер дәресне дә калдырганым юк.

– Киләчәктә тормышыңны баян белән бәйләргә уйлыйсыңмы
– Әлегә белмим. Сәнгать мәктәбе укытучыларына чиксез рәхмәтлемен, алар үз эшләренең фанатлары, hәркемгә очар өчен канат куярга тырышалар. Таләпчән, үз-үзеңә бәя бирә алмасаң, алга баруы җиңел түгел. Җитешзселекләрне репетицияләр ярдәмендә төзәтергә була.

– Өйдә татарча сөйләшәсезме?
– Без өйдә гел татарча сөйләшәбез. Бу үзеннән-үзе шулай, чөнки без татарлар. Әнием татар теле укытучысы да әле. 

– Баяннан башка нәрсәләр белән мавыгасың?
– Йөзү түгәрәгенә йөрим, бию белән шөгыльләнәм.

– Җәй көненә планнарың нинди?
– Акча эшләп алу, әти-әниемә ярдәм итү. Һәм иң мөһиме – ял итү. 

– Аяз, җавапларың өчен рәхмәт. Киләчәктә уңышлар телим.

Сылу Галиева, Мизәлә гимназиясе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев