Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Айзилә Шафикова: «Кешеләр өчен матурлык тудырасым килә»

Көн саен китапханәгә кереп, кулына китап алып утырган кешене күргәнегез бармы сезнең? 54нче гимназиянең 4нче сыйныф укучысы Айзилә Шафикова, мәсәлән, һәр көнне китап укый.

Иң яраткан әсәрең нинди соң, Айзилә? – дип кызыксындык без.

– Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары».

– Әдәбияттан «5»тер инде синең, алайса. Ә башка фәннәрдән?  

– Миндә «5»леләр генә! Аннары олимпиадаларда да катнашам әле.

– Нинди фәннәрдән?

– Татар теле, математика. 3нче сыйныфта математикадан шәһәр күләм олимпиадада 1нче урын алдым.

–  Иң яраткан фәнең?

– Математика.

– Тагын нинди хоббиларың бар?

– Рәсем ясыйм, кубик-рубик җыям, төрле мәсьәләләр чишәргә яратам...

– Рәсем түгәрәгенә йөрисеңме?

– Сәнгать мәктәбенә.

– Анда рәсемнәрне үзегез уйлап ясыйсызмы соң?

– Укытучыбыз тематикага карап идея бирә һәм без үзебез күз алдына китергәнчә рәсем төшерәбез. Хәзер инде күбрәк кыш турында ясыйбыз. Мәсәлән, кышкы урман, кар яуган вакыт, Кыш Бабай төшерелгән рәсемнәрем күп минем.

– Бер рәсем ясаганда ничә төрле буяу кулланасың?

– Якынча өч тирәсе.

– Үскәч рәссам булырсың микән?  

– Рәссам-дизайнер буласым килә. Алар кешеләр өчен матурлык тудыралар бит.

– Уңышлар сиңа, Айзилә!

Әңгәмәдәш - Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев