Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Авыл малайлары. Һәм кызы.

Чаллының 4нче мәктәбендә эшләп килүче «Авыл малайлары һәм кызы» КВН командасы егетләре-кызлары белән әңгәмә.

Сезнең каршыгызда иң юмор хисле егетләр-кызлар. Шушы көннәрдә алар Казанның «Сәид Галиев» исемендәге мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының чирек финал уенында катнаштылар һәм, әлбәттә, җиңеп тә кайттылар. Кыскасы, Татарстанның төрле районнарыннан җыелган иң көчле командалар арасында мактаулы исемне Чаллының 4нче мәктәбендә эшләп килүче «Авыл малайлары һәм кызы» КВН командасы алды.

Без бүген алар белән якыннанрак танышырга булдык.

Ни өчен «Авыл»?

Ни өчен авыл белән бәйле исем сайлаган икән соң команда?

– Башта без «Авыл малайлары» дип атала идек, – дип сөйли команданың җитәкчесе (кураторы дисәк тә ярыйдыр) Наҗия ханым Хөсәенова. – Башкалар ниндидер текә егетләр булып уйный, ә без, киресенчә, авыл малайлары образын тудырырга булдык. Чөнки без татар мәктәбеннән, тамырлар барыбер авылга тоташкан. Аннары авыл темасына нинди генә мәзәкләр уйлап табып булмый! Уйлана торгач, командабызга юмор осталыгы булган бер кыз алырга булдык. Һәм команданың исемен «Авыл малайлары һәм кызы» дип җайлы гына үзгәртеп куйдык.

Оешулары да кинәт кенә булган. «Әйдә, ШаяРТ»та катнашып карарга тәкъдим иткәч, мәктәптә эшләп килгән театр берләшмәсенә йөрүче укучылар белән бер көн эчендә номер әзерләп чыкканнар. Һәм... тамашачы аларны бик җылы кабул иткән. Иң мөһиме – халыкка гына түгел, малайларның үзләренә дә ошаган юморлы сәхнә. Шулай итеп, 2021елда менә шундый шаяртырга һәм җиңәргә яраткан Чаллы командасы барлыкка килгән.

Эш тә, ял да...

«Авыл малайлары һәм кызы» командасында барлыгы биш кеше уйный. Без исә аларның дүртесе белән гәпләшеп алдык. Ерык авызлы малайлар-кызлар күрербезме дисәк... «Укудан бүлдерәсез инде» дигән сыман бик тә эшлекле, җитди  йөзле укучылар җыелды. Алмаз Кәримов, Мәрьям Вильданова, Айнур Сафиннар өчесе дә 10нчы сыйныфтан икән. Ә менә Әмир... Әмир Гыйләҗев киресенчә, авыз ерып килеп керде. Аны күргәч, безнең дә ирексездән авызлар ерылды. 3нче генә сыйныфта булса да, командада ул төп рольләрнең берсен башкара икән – Минзәләнең мәдәният бүлеге башлыгы Фаяз Гомәрович булып уйный. Һәм күрсәгез ничек уйнаганын! Герой үзе көнләшергә мөмкин!

 – Яшьтәшләрне көлдерү җиңел түгел, – дип сөйли Алмаз Кәримов, – Иң авыры – репетиция өлеше. Башта бернәрсә дә килеп чыкмаган кебек. Сәхнәгә чыгу белән, тамашачыны күргәч, аларның алкышларын ишеткәч, үзеннән-үзе килә дә чыга.

– Юморны тормыштан алабыз, – дип сүзгә кушыла «авыл кызы» Мәрьям Вильданова. – Иң мөһиме – үзеңә кызык булсын. Берничә юмор туплаганнан соң, сәхнәгә менеп уйнап карыйбыз. Иң кызыкларын репертуарга өстибез.  

– Апаның да (Наҗия ханымны күздә тоталар) нервыларын күп бозабыз инде. Шулай да, КВН командасында чыгыш ясау үзебезгә ошый. Безнең өчен эш тә ул, ял да, – ди өченче КВНчы Айнур Сафин.

– Командагызга тагын берәр кеше алыр идегезме соң? 

– Авылдан булса, алабыз!

Чиратта – Кырым!

Иң мөһиме – чирек финалда җиңү аларга Кырымдагы фестивальгә бару мөмкинлеге биргән. Озакламый юлга җыеналар – фестиваль 1нче майдан 12нче майга кадәр дәвам итәчәк.

– Анда нинди телдә чыгыш ясарсыз икән? – дип кызыксынабыз без.

– Татарча, әлбәттә!

Авыл малайлары белән кызына хәерле юллар телик!

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев