Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Арслан Сибгатуллин: «Җиңмәдем, җиңелмәдем!»

Күптән түгел «Голос. Дети» проектының 10нчы сезоны узды. Анда Казан шәһәреннән 9 яшьлек Арслан Сибгатуллин да чыгыш ясады.

Күптән түгел «Голос. Дети» проектының 10нчы сезоны узды. Анда Казан шәһәреннән 9 яшьлек Арслан Сибгатуллин да чыгыш ясады. Ул инде 6 яшендә үк «Привет, Андрей!» тапшыруында Александр Ширвиндтның 85 яшьлек юбилее уңаеннан «Карт извозчик» җырын башкара. Һәм, тапшырудан соң, рус эстрадасы җырчысы Филипп Киркоров Арслан белән дуэт башкарырга теләвен белдерә. Бу проектта да аңа шушы җыр белән чыгыш ясарга тәкъдим итәләр.

Без әни белән, кастинг буласын ишетеп, минем фото һәм видеоларны җибәреп карарга булдык. Бер ай узгач, кастингтан узуыбызны шалтыратып әйттеләр. Меңләгән бала арасыннан мине дә сайлап алганнар. Минем репертуардагы ун җыр арасыннан «Карт извозчик»ка тукталдылар. Бу җырны мин өч көн эчендә өйрәнгән идем. Аннары башка конкурсларда да җырлый башладым.  

Бу проектта катнашу ошадымы соң үзеңә?

– Әлбәттә, ошады. Беренчедән, бу минем биографиямә тарих буларак кереп кала. Икенчедән, телевизион проект буларак та шәп бит инде ул. Урысча әйткәндә, круто!

– Нинди тәэсирләр калдырды шулай да?

– Анда бары тик профессионаллар гына эшли. Бар да уйланылган. Яшәү, юл проблемаларын оештыручылар хәл итә. Ул бәйге генә түгел, тәҗрибә һәм яңа танышулар да әле. Хәзер инде минем хәтта чит илләрдә дә дусларым бар.  

– «Голос»ка бару хыялы булган малайларга-кызларга нинди киңәшләр бирер идең?

– Креатив, ачык булырга, башкалардан аерылып торырга кирәк. Яраткан җырыңны башкарырга, үз өстеңдә эшләргә. Җиңмәсәң дә, борчылырга ярамый. Чыгышыңнан ләззәт алырга кирәк.

Алга таба планнарың нинди?

– Башка зур проектларда катнашасым килә. Кинода төшү теләгем дә бик зур. Мин инде бер сериалда төшкән идем. Тагын төшәсем килә. Күптән түгел бер халыкара фестивальдә гран-при яуладым, тагын да шундый конкурсларда катнашырга исәп.

– Мәктәптә ничәлеләргә укыйсың? Укырга вакытың каламы?

– Кала. Мин әйбәт укыйм. Әле спортка да вакыт җиткерәм. Футболны бик яратам, дзюдо белән шөгыльләнәм. Музыка мәктәбенә фортепиано классына йөрим. Җырларга, сәхнәдә чыгыш ясарга бик яратам.

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев