Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Җәй безнең өчен килгән

Актив яшь блогерлар җәйге ялларын көн саен диярлек яктыртып баралар. Шундыйларның берсе — Камилә Госманова.

Бигрәк ямьле һәм тәмле быелгы җәй. Яңгырын да жәлләми, кояшка да бик юмарт. Кайберәүләр сәяхәт итәргә дә, авылга кайтырга да, палаткалар белән походка чыгарга да өлгерде. Җәйге каникулларны яратмаган кеше бар микән? Тәнгә — сихәт, җанга — рәхәт! 

Бик актив яшь блогерлар исә җәйге ялларын көн саен диярлек яктыртып баралар. Шундыйларның берсе — Камилә Госманова Чаллыдан булып чыкты. Аңа 11 яшь, ул 14нче гимназиядә укый. 

— Камилә, сәлам. Ютубта кайчан блог ачтың, блогыңның темасы нинди? 
— Ютубтагы каналымны 2023 елның июнь аенда ачып җибәрдем. Блогым гаиләбез белән сәяхәт итү һәм җыр-бию белән шөгыльләнү турында.

— Нигә блог башларга булдың? Авырмы аны алып баруы? 
— Соңгы арада үз блогыңны ачу модага керде. Минем дә үз көчемне сынап карыйсым килде. Аннан соң яшь актёр буларак танылу теләге дә зур роль уйнады. (Инде ике ел А. Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрының актерлар студиясенә йөрим.)
Блогны алып баруы җиңел түгел, чөнки кешеләр видеоларым астында төрле язмалар калдыра, һәм аларның яртысы хейт булып чыга.

— Театрда уйнаганыңны да белдем менә. Нинди рольләр башкарганың булды?
— Без театраль студиядә быел беренче тапкыр Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц» спектаклен куйдык. Мин Нәни принц ролен уйнадым. Бик ошады. 

— Афәрин. Әйт әле, видео төшерергә идеяләрне каян аласың?
— Күбесенчә үзем уйлап табам, интернетта яңа трендлар карап та өйрәнәм.

— Татар телендә төшерелгән видеоны башка видеоларыңа караганда күбрәк караганнар. Ни өчен дип уйлыйсың?
— Татар телендә төшерелгән видеоларны калганнардан күбрәк карыйлар, дип әйтмәс идем. Шулай да күбесенчә татарча видеоны үземнең якыннарым һәм сыйныфташларым ошатып карыйлар.

— Нинди хоббиларың бар?
— Хоббиларым күп түгел. Рәсем ясарга, биергә, җырларга яратам һәм үземнең блог өчен видеолар төшерү белән мавыгам.

— Сиңа нинди сыйфатлар хас? 
— Мин кызыксынучан, яңа кешеләр белән аралашырга яратам.

— Беләм инде, җәй көне мәктәп турында искә төшерү кызык түгел. Ә шулай да, нинди укучы син? 
— «5»ле билгеләренә генә укыйм. Төрле республикакүләм бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашып, алдынгы урыннар яулыйм. Проектлар төзеп, аларны яклап чыгыш ясыйм. Соңгы тапкыр апрель аенда Чаллы дәүләт педагогия университетында мөгаллимнәр алдында чыгыш ясадым, беренче урын минеке булды. Актив булу, төрле бәйгеләрдә катнашу миңа бик ошый, анда бит яңа кешеләр белән танышасың, камилләшергә дә өйрәнәсең.

— Шәп. Ә каникулың ничек уза? Ниләр эшлисең җәй көне?
— Каникулым бик күңелле уза. Әле генә әти-әнием белән Кара диңгез яры буйлап бер айлык сәяхәттә булып кайттык. Без гаилә белән ел саен сәяхәт итәбез. Быел Евпатория, Симферополь, Севастополь, Анапа, Новороссийск, Геленджик, Сочи шәһәрләрендә булдык. Шул уңайдан Абхазиянең Сухум, Гагра, Цандрипш шәһәрләрен дә күреп кайттык. 
Хәзер Сарман районы Карашай-Саклау авылына дәү әти белән дәү әниемә кунакка кайттым. Сеңлем Алсу белән төрле эшләрдә булышабыз. Кызыклы видеолар төшерәбез. Киләсе атнада «Крылатый» лагерена ял итәргә барырга җыенам.

— Каникулыңны бик актив уздырасың икән. Ә авылда сиңа иң ошаганы нәрсә?
— Авылда — саф һава. Песием кайтуымны көтеп ала. Һәм, әлбәттә, янымда — яраткан кешеләрем. 

— Кумирың бармы синең? 
— Кумирым бар, көньяк Корея (G) i-dle группасында җырчы Соён. Аның җырларын бик яратып тыңлыйм.

— Кызык. Иҗади уңышлар, Камилә. 

Әңгәмәдәш — Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

11

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ты такая красивая на фотках!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Умница!Так держать!Только вперёд!