Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яңа уку елына ничек әзерләнергә: педагог киңәше

Гали Акыш иесемендәге 84нче лицей-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы фикере.

Җәй һәм каникуллар һәрвакыт тиз һәм сизелмичә үтеп китә. Күзне ачып йомарга да өлгермәдек, инде сентябрьгә бер айдан да азрак вакыт калып бара икән. Җәйнең беренче ике аен уку турында искә дә алмыйча уздырырга мөмкин, августта исә үз-үзеңне кулга алырга һәм укуга әкренләп әзерләнә башларга кирәк.

84нче лицей-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, сыйныф җитәкчеләренең I Бөтенроссия форумында катнашучы Альбина Чеботарева укучыларга һәм аларның ата-аналарына түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итә.

 

№1. Кабатлау

Узган уку елында өйрәнгән материалны кабатлап чыгыгыз. Менә күрерсез – укуның беренче атнасында сез үзегезгә рәхмәт әйтерсез! Әмма каникулның соңгы ае – ял вакыты икәнен дә онытмагыз, сәгатьләр буе дәреслек артында утырырга кирәкми.

 

№2. Алдан әзерлек

Яңа уку елында сезнең программада яңа фәннәр барлыкка килсә, алар белән алдан ук кызыксынуыгыз яхшырак. Шулай итсәгез, сезгә аларга ияләшүе җиңелрәк булачак.

 

№3. Яңа уку елына максатлар 

Бу киңәш югары сыйныф укучылары өчен актуаль. Әгәр аттестатыгызда әйбәт билгеләр булуын телисез икән, уку программасы белән алдан ук кызыксына башлагыз. Китапханәгә барып, дәреслекләрне карарга була. Әлеге фәннәр буенча нинди олимпиадалар һәм башка чаралар үткәреләчәген белешегез, узган елгы олимпиада биремнәрен үтәп карарга мөмкин.

 

№4. Профориентация 

Бу киңәш күбрәк укучыларның ата-аналарына карый. Әгәр балагыз әле нинди һөнәр сайлаячагын төгәл билгеләмәсә, һөнәри юнәлеш бирүче җәйге лагерь сменасына язылырга мөмкин. Анда белгечләр баланың нинди һөнәрләр белән кызыксынуын ачыкларга ярдәм итәчәк.


«Челнинские известия» материалы буенча.

Фото https://ru.freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев