Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Велосипедка утыргач...

Велосипед ул — транспорт. Син аңа утыргач, транспорт йөртүче булып саналасың.

Җәй — иң рәхәт вакыт. Су коенасың, велосипедта элдерәсең... Велосипед шәп нәрсә инде ул, тик юл кагыйдәләрен онытмагыз яме.

  • Велосипед ул — транспорт. Син аңа утыргач, транспорт йөртүче булып саналасың. Юл кагыйдәләрен үтәмәсәң, синең тормышыңа һәм башкаларныкына зыян килергә мөмкин.
  • Велосипедта бик кечкенәдән үк йөрергә ярый. Ләкин ишегалдында һәм паркларда гына. Юлга чыгу 14 яшьтән рөхсәт ителә. Бу вакытта инде велосипедчы йөртүчегә әйләнә. Аңа уң полосадан һәм юл читеннән генә барырга ярый.
  • Велосипедчылар өчен кайбер трассаларда махсус юллар да бар. Велосипедчылар колонна белән барганда алар 10 кешедән артмаска тиеш. Берничә колонна икән, алар арсында 80-100 метр ара калуы шарт.
  • Җәяүлеләр юлыннан чыкканда велосипедтан төш. Монда инде син җәяүлегә әйләнәсең. Бу кагыйдәне беркайчан да онытма.
  • Велосипедта йөрергә чыгар алдыннан син аны яхшылап карап чык. Тәгәрмәчләрендә тын бетмәгәнме, тормозлары эшлиме? Яктылык кайтартучы элементлар, сигнал бирүче җайланмасы да булырга тиеш.

     

*Французчадан тәрҗемә иткәндә «вело» — тиз, «педи» аяклар дигәнне аңлата.

*Велосипедны кем уйлап тапканын әлегәчә белмиләр. Әмма аны беренче тапкыр үзенең сызымнарында бөек уйлап табучы Леонардо да Винчи күрсәткән дигән фаразлар йөри.

*Беренче велосипедлар бүгенгеләре кебек булмаган. Аларның авырлыгы 100 килога якын, озынлыгы 2 метрдан артык, тәгәрмәчләре дә бик зур булган.

Тыела:

* Велосипедта йөрү өчен махсус юл булганда, машина юлына чыгу

* Рульга ике кул белән дә тотынмыйча, аякларны педальдән ычкындырып йөрү

* Башка транспортка тагылып йөрү

* Башка велосипедны тарттырып йөрү, бары тик велосипед өчен махсус эшләнгән прицеп кына тагарга мөмкин;

* Озынлыкка һәм аркылыга ярты метрдан да артык чыгып тора торган һәм йөртергә комачаулый торган йөк ташу тыела

* 1 сәгать велосипедта йөрү 600 килокалорияне яндыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев