Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Велосипед, самокатлар «уянды»

Көннәр җылынуга, кыш буе тик яткан велосипедлар, самокатлар да хәрәкәткә чыга. Шуңа да юл йөрү кагыйдәләрен белү, саклык чараларын күрү кирәк.

Көн саен диярлек без җәяүлеләр ролен үтибез. Пассажир булып йөрсәк тә, без юл йөрү кагыйдәләре белән очрашып торабыз.

Яз көне юл иминлеген кабат искә төшерү аеруча мөһим. Көннәр җылынуга, кыш буе тик яткан велосипедлар, самокатлар да хәрәкәткә чыга. Шуңа да юл йөрү кагыйдәләрен белү, саклык чараларын күрү кирәк.

Түбәндәге кагыйдәләрне исеңә төшер:

  • * җәяүлеләр юлыннан барганда, машина юлыннан мөмкин кадәр читтәрәк барырга тырыш.
  • * юлны чыгар алдыннан туктап башта сул якка, аннары уң якка һәм яңадан тиз генә сулга карап ал.
  • * машина  юлына велосипед, самокат ише транспорт чараларында чыгарга ярамый.
  • * юлны мөмкин кадәр куркынычсыз җирдә – җәяүлеләр юлы күрсәтелгән яки светофор урнаштырылган урыннарда гына чык.
  • * машина көткәндә бары тик тукталышта, тротуарда яки юл кырыенда гына басып тор.
  • * якынлашып килүче транспорт алдында юлны кичү тыела. Исеңдә тот: хәтта иң тәҗрибәле йөртүче дә машинаны тиз генә туктата алмый!

2023 елның ике ае эчендә Татарстанда балалар катнашында 44 авария теркәлгән. Юл-транспорт һәлакәтендә 3 бала һәлак булган, 49 бала җәрәхәтлән. Бик аяныч хәлләр.

Бу аварияләрнең 17се җәяүле балалар катнашында булган. Калганнары пассажир ролендә. Шуңа да машинага утыру белән саклык чараларын онытма, каешларны эләктереп куй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев