Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Уку ялыктырдымы?

Язгы арыганлык белән ничек көрәшергә? Сезгә берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Ниһаять, язга аяк бастык! Язны без көтеп алабыз инде. Көннәр озынайган, кояш җылыта башлаган мәлне кем яратмасын ди?! Гадәттә, озын кыштан язга күчкәндә нәрсәдер җитмәгән сыман тоела. Тиз ару, йокы туймау, иртәннән үк бернәрсә эшлисе килмәүләр... мөгаен сезгә дә таныштыр.

Уку ялыктырдымы?

Хәзерге мәктәп укучылары тормышында стресслар җитәрлек: имтиханнарга әзерлек, өй эше, өстәмә дәресләр...

Ял итмичә, көндәлек режимны кабатлап тору организмның эмоциональ аруына китерә. Бу проблема урта һәм өлкән сыйныфларда еш очрый. Моны игътибарсыз калдырырга ярамый. Мәктәптәге ару-талуны ничек бетерергә соң? Сезгә берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Эмоциональ ару билгеләре

Даими кәефсезлек. Әгәр дә син йокыдан торганда ял итмичә, алҗып торасың икән, бу язгы арыганлыкның беренче билгесе дигән сүз.

Еш салкын тию. Психик һәм физик киеренкелек аркасында иммунитет көчсезләнергә мөмкин. Бу очракта организмга зарарлы вируслар һәм бактерияләр белән көрәшү авырлаша.

Йокысызлык. Йокы бозылу – ару-талуның иң җитди билгеләреннән берсе. Ул төрлечә беленергә мөмкин: төн уртасында даими уяну яисә яткач та йоклап китә алмау.

Продуктивлык кимү. Беренче чиратта, хәтер начарая һәм игътибар кими. Күпме генә укысаң да, укыганыңның мәгънәсен аңлый алмыйсың; мәсьәлә чишкәндә эзлеклелек югала,  нәрсәдер ятларга тырышасың, ләкин башыңа керми. Ахыр чиктә берни дә эшлисе килми башлый. Бу вакытта үзеңне мәҗбүр итәргә тырышу файдасыз. ‍

Уянырга кирәк

Әгәр дә алда санап үтелгәннәрнең берәрсе сиңа таныш икән, димәк, чарасын күрергә вакыт. Моның шулай ук берничә кагыйдәсе бар икән.

Тәнәфес ясап ал

Мөмкин булса, тәнәфес яса. Атна саен ким дигәндә бер көнеңне укуга түгел, ялга багышла: яраткан китабыңны укы, күптән карарга теләгән фильм яисә спектакль кара, гардеробыңны яңарт.

Вакытыңны кызганма

Башка көннәрдә дә күңелле чаралар өчен вакытыңны калдыр! Атна дәвамында вакытыңны яраткан шөгыльләрең белән тутыр. Өй эшләрен эшләгән арада булса да аларны башкарырга тырыш. Һәм син күбрәк мотивация алырсың.

Физик күнегүләр эшлә

Ким дигәндә атнага өч тапкыр күнегүләр яса. Файдалы ризыкларны күбрәк ашарга тырыш. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, табигатьтә уздырган вакыт стресс дәрәҗәсен киметә. Шуңа күрә буш вакытыңда өйдә утырма.

Яхшы кешеләр белән аралаш

Негатив кешеләр белән аралашуны чиклә. Күбрәк оптимист һәм дәртле кешеләргә тартыл. Күңелеңә якын кешеләр белән вакыт үткәр. Якыннарың белән аралашып яшә, аларның ярдәме иң авыр вакытларда ярдәм итәчәк.

Мотивация булдыр

Алга таба планнарың нинди? Син кем булырга, нинди һөнәр алырга телисең? Нәрсә өчен белем алганыңны һәм нинди максатың булганын исеңә төшер. Уку – үзмаксат түгел, аның артында мөһимрәк әйберләр бар. Үзеңне һәрвакыт дәртләндереп, үсендереп тор. Һәм шул вакытта алга барырга көчең җитәр.

Шушы гади адымнар белән син ару-талуны җиңә алачаксың. Үзең белән үзең идарә итәргә өйрән. Барысы да синнән тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев