Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тукта, җәй!

Дуслар, җәйнең икенче ае да үтеп китте. Соңгы аен матур, истәлекле итеп үткәрергә тырышыгыз. Без сезгә моның өчен ярдәмлек төзедек.

Үтәгән һәр пунктны билгеләп барыгыз.

  1. Туйганчы җиләк-җимеш ашау.
  2. Сәяхәткә бару.
  3. Дуслар белән уйнау.
  4. Җәйге фотосессия ясау.
  5. Кыр чәчәкләреннән тәкыя үрү.
  6. Смузи яки коктейль ясап эчү.
  7. Учак янында җырлап утыру.
  8. Карбыз ашау көне оештыру.
  9. Кошлар сайравын тыңлау.
  10. Яңа жанрдагы китап уку.
  11. Велосипедта, самокатта, роликларда йөрү.
  12. Бадминтон уйнау.
  13. Ком сарае ясау.
  14. Җәйне сурәткә төшерү.
  15. Су коену.
  16. Пикникка чыгу.
  17. Пазл җыю
  18. Карусельдә йөрү.
  19. Сабын куыклары чыгару.
  20. Акбур белән асфальтка рәсем ясау.
  21. Салават күперен күзәтү.
  22. Кая да булса экскурсиягә бару.
  23. Йолдызлы күкне күзәтү.
  24. Гербарий яки икебана ясау.
  25. Кәгазьдән очкычлар ясап очырту.
  26. Җәйге җылы яңгыр астында яланаяк йөрү.
  27. Киләсе җәйгә үз-үзеңә хат язу.
  28. Берәр нинди мастер-класста катнашу.
  29. Әти-әниең белән бергәләп берәр яңа ризык пешереп ашау.
  30. Балык тоту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев