Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Театр этикеты

Театрга йөрүнең дә үз кагыйдәләре бар.

Дөрес итеп киенәбез

Кайберәүләр театрга барганда, гадәти көндәлек кием белән баруны хуп күрә. Алай дөрес түгел, дип кисәтә белгечләр. Кроссовкалар, джинсыларны салып, классик киемгә күчәргә киңәш ителә. 
Кыш көне исә кызларга алмаш аяк киеме алып барсалар әйбәт. Кызларга, һичшиксез, күлмәк яисә итәк кияргә киңәш итәбез.

Соңга калмыйбыз

Бу, мөгаен, иң мөһим кагыйдәләрнең берседер. Залга абына-сөртенә йөгереп кермәс өчен, театрга ярты сәгать алдан килергә кирәк. Калын киемнәрне гардеробка тапшырырга онытмагыз, калын курткалар кочаклап утыру үзегезгә генә түгел, күршегезгә дә спектакль карарга комачаулаячак.

Сүз уңаеннан, соңга калган очракта, урын даулап йөрү — әдәпсезлек. Кая буш урын калган, шуны үзегезнеке дип кабул итегез. 

Урынны малайлар эзли

Кызлар-малайлар бергә барасыз икән, урынны малайлар эзләргә тиеш була. Әмма тапкач, (малайлар, сезгә әйтәбез!) туктап, кызларны үткәрергә онытмагыз. 

Рәтләр арасыннан кергәндә, утырып торучыларга ал белән узарга кирәк. Ялгыш бәрелгән очракта, гафу үтенергә. 

Спектакль бетүгә...

Ишеккә ташланмагыз тагын. Башкалар белән бергә матур гына торып басып, кул чабыгыз. Хәтта спектакль бик ул кадәр ошап бетмәгән булса да. Артистларның күңелен күрми булмый бит инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев