Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сыерчык оясы ясау өчен киңәшәләр

Кошлар үзләренә оя сайлаганда аның матурлыгына түгел, ә куркынычсызлыгына һәм уңайлылыгына игътибар итә.

 

  • Яфраклы агач такталардан ясалган;
  • стеналарының калынлыгы ким дигәндә 2 см булган;
  • клей, фанера, ДВП кулланылмаган оялар кошларга күбрәк ошый.

Күпчелек кошлар үзләренең йортларын керү тишегенең зурлыгына карап сайлый. Аның диаметры:

сыерчыклар өчен – 4.5-5 см;

уткойрык (горихвостка) өчен – 3.5 см;

песнәк өчен – 2.8-3.5 см.

Әгәр дә ояның тишеген артык зур ясасагыз, анда ерткыч кошлар керә алачак. Шулай ук зуррак кошлар да кереп урнашырга мөмкин.

Стандарт кош оясының размерлары:

биеклеге – 30-35 см;

төбе — 15*15 см.

Әгәр дә сыерчык оясы артык зур булса, кошлар бик күп йомырка салып, күп бала чыгарачак, аннары аларның күбесе ачка үләчәк.

Кош оясына киң бусага ясарга кирәкми. Югыйсә, анда кимерүчеләр җиңел керә алачак.

Сыерчык оясының бизәлеше

Оя игътибарны никадәр азрак җәлеп итсә, кошлар өчен шулкадәр яхшырак. Аны ачык төсләргә буярга һәм кычкырып тора торган детальләр өстәргә киңәш ителми. Эшкәртелмәгән агачтан ясау – иң яхшы вариант.

Сыерчык оясын бик тә бизисегез килсә, табигый материаллар (кайры, мүк) белән бизәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев