Су кергәндә сак бул!
Көннәр кызу торганда су керәсе генә килеп тора. Су керү кагыйдәләрен исегездә калдырыгыз.
* Таныш булмаган урында, күперләр һәм плотиналар астында су кермә.
* Су тирәнлеген белмичә, биек урыннан суга сикермә.
* Суда йөзгәндә артык шаярып-уйнап, дусларыңның аяк-кулларын тотма.
* Су астында озак вакытка калма.
* Ач карынга су кермә.
* Суга әкрен-әкрен генә керергә кирәк.
* Суда 30 минуттан да озаккарак калма. Ә су бик җылы булмаса, 5-6 минут та җитә.
* Билгеләнгән чикләр булса, аларны узма, моторлы көймәләр һәм башка техникага якын йөзеп барма.
* Яр буенда ял иткәндә баш киемен кияргә онытма.
* Әгәр дә берәр кешенең батканын күрсәң, «Кеше бата!» дип кычкырып шундук ярдәмгә чакыр.
* Бата башласаң, «коткарыгыз» дип кычкыр. Аркаңа ят та кулларыңны киң итеп җәй, тынычлан, берничә тирән сулыш ал.
*Су керергә барганда энә яки булавка алырга онытма. Көзән җыерса, шул урынга энә белән чәнчү ярдәм итәр. Булавка булмаса, берничә мәртәбә балтырны чеметү дә булыша. Көзән җыерудан алай гына котыла алмасаң, аяктагы баш бармакны үзеңә таба тарт. Ярга йөз.
*Авызыңа су тулса, дулкынга арка белән борылырга тырыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев