Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сериаллар карарга яратасыңмы?

Син төрле фильмнар, сериаллар карап, вакыт үткәрергә яратасыңмы? Әгәр чыннан да шулай булса, мин сиңа әлеге киңәшләремне укып чыгарга тәкъдим итәм.

Киттек!

Фильмнардан бәйлелек бик сирәк кеше тарафыннан гына реаль проблема буларак карала. Күпләр мондый күренешкә хоббига караган кебек карыйлар һәм аны хәтта китапларга карата мәхәббәт белән чагыштыралар. Әмма китаплар үз фикерләвеңне, хыялыңны үстерергә мөмкинлек бирә, сүзлек запасыңны арттыра, ә фильмнар файданы азрак бирә һәм өстәвенә сиңа зыян да китерә.

Син – кино герое түгел!

1. Сериал караганда кеше бик күп хис-кичерешләр һәм мәгълүматлар кабул итә. Ә бу вакытлар узу белән психикада үзгәрешләр, хәтта паника китереп чыгарырга мөмкин.

2. Яшүсмерләр үзләрен баш герой ролендә итеп хис итә башлый. «Минем дә тормышым шундый булсын иде» дип хыялланып, фильм эченә «чума». Ә бу тора-бара чынбарлыкны югалтуга китерә. Кеше экранда күргәнчә яшәргә тели, аңа үз тормышы бернигә яраксыз кебек тоела. Бу исә канәгатьсезлек хисен үстерә, апатиягә һәм депрессиягә китерә.

3. Фильмнар һәм сериалларга бәйлелек үз проблемаларыңны оныттыра. Әмма экранга карап утыру проблемаларны юкка чыгармый, киресенчә, арттыра гына.

Безнең тормыш та кызык булырга мөмкин!

Сериалларга бәйлелекнең исеме дә бар – сериаломания дип атала ул. Фильмнарга бәйлелек исә киномания. Әмма кайгырма, үзеңне кулга алырга беркайчан соң түгел. Һәм менә сиңа ярдәмгә берничә киңәш:

1. Сериаллар карауны кискен чикләргә кирәкми. Баштан бер серияне генә булса да уздырып җибәрергә торыш, бераздан тагын берсен, аннары хәтта ике серияне. Вакыйгалар җебен югалткач, синең сериалда ниләр баруы белән кызыксынмый башлаячаксың.

2. Сериал карап уздыра торган вакытыңны башка берәр файдалы хобби белән уздыр. Ул шөгыль синең күңеленә ятышлырак булса, кулың пультка сузылмаячак.

3. Сериал карау вакытын чикләргә була.

Сериал никадәр генә кызык, мавыктыргыч булмасын, ул барыбер дә кеше тормышы. Әмма синең үзеңнең тормышың да шулай ук кызык булырга мөмкин! Моның өчен бер генә нәрсә кирәк – хәрәкәт!

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев