Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Россиядә яшелчә һәм җиләк-җимеш ашауны популярлаштыру атналыгы үтә

21-27 октябрь көннәре яшелчә һәм җиләк-җимеш куллануны популярлаштыру атнасы дип игълан ителде.

21-27 октябрь көннәрен Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы яшелчә һәм җиләк-җимеш куллануны популярлаштыру атнасы дип игълан итте.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау рационда мөһим урын алып тора. Алар витаминнар, углеводлар, файдалы азык җепселләре, органик кислоталар һәм минераль матдәләргә бай. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр кеше рационының нигезе булырга тиеш.

Җимешләр татлы ризыкларга файдалы альтернатива булып тора. Җимешләрдә шикәр күп түгел, су, минераллар һәм клетчатка бар.

Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җитәрлек күләмдә куллану гаять зур файда китерә:

  • Балаларның үсүенә ярдәм итә;
  • гомер озынлыгын арттыра;
  • психик сәламәтлекне саклауга ярдәм итә;
  • йөрәк сәламәтлеген тәэмин итә;
  • онкология авырулары куркынычын киметә;
  • симерү куркынычын киметә;
  • диабет куркынычын киметә;
  • эчәклек хәлен яхшырта;
  • иммунитетны яхшырта.

Яшелчә һәм җиләк-җимешләр – клетчатка чыганагы, ул эчәклек эше өчен аеруча файдалы. Шулай ук ул «начар» холестерин дәрәҗәсен киметүгә дә ярдәм итә. Клетчатка куллану диабет һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә.

Клетчаткака бай 14 продукт:

  • яшел борчак;
  • кара фасоль;
  • брюссель кәбестәсе;
  • брокколи;
  • авокадо;
  • батат;
  • шалкан;
  • спаржа;
  • кишер;
  • банан;
  • абрикос;
  • инҗир;
  • персик;
  • груша;
  • алма.

Көндәлек яшелчә нормасы

  • Яшелчәләрне һәр ашау вакытында кулланыгыз. Мәсәлән, яшелчә гарнирлары ясагыз, яшелчәләрдән салатлар һәм төп ризыклар әзерләгез. Тозланган кәбестә ашагыз, анда С витамины күп.
  • Туңдырылган яшелчәләрне рационга кертегез. Аларны үзегез дә әзерләп куя аласыз. Мәсәлән, борыч, брокколи, төсле һәм брюссель кәбестәсен катырырга мөмкин.
  • Яшелчәләрне ит һәм балык белән ашагыз. 
  • Тозлы һәм маринадланган яшелчәләрдән баш тартыгыз, чөнки аларда тоз, шикәр һәм серкә күп.

Мәгълүмат ачык интернет чыганаклардан алынды.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев