Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мәктәпкә әзерләнәбез

Сентябрьне алай борчылып көтәргә ярамый, диләр психологлар.

Анда дуслар көтә!

Җәй көне мәктәп темасы авыр инде ул. Августның уртасы җиткәч, бигрәк тә авыр. Кай арада җитә диген әле син аны? Әмма... әмма сентябрьне алай борчылып көтәргә ярамый, диләр психологлар. Юкса, укуга кереп китү авыр булачак. Иң яхшысы — җәй азагын истә калырлык итеп үткәрергә тырышырга кирәк.

Ниләр эшләнмәгән?

Башта, әйдәгез, шуны ачыкларга тырышыйк — без әле ниләр эшләргә өлгерми йөрибез икән? Әйтик, менә, урманга барганыгыз бармы? Көтү көткәнегез? Йә булмаса, шәһәр паркында күңел ачып йөргәнегез? Яңгырлы көндә китап укыганыгыз? Гомумән, китап укырга яратасызмы соң сез җәй көне?

Тәртипкә керәбез

Август аенда иң мөһим бурыч — режимны тәртипкә китерү икәнен дә онытмагыз. Төнге 12дә ятып, көндезге 12дә торучылар бу режимнан чыга башларга тиеш бит инде. Беренче чиратта йокларга иртәрәк ята башларга кирәк, дуслар. Бу инде иртәрәк тора башларга мөмкинлек бирәчәк. Иртән торгач, зарядка ясый башларга да онытмагыз!

Кирәк-ярак җыябыз

Күпләр мәктәп кирәк-яракларын алабыз дип бер көнне махсус җыенып чыгып китә дә, җәй беткән икән инде дип нәтиҗә ясап, күңелсезләнеп кайтып керә. Шуңа күрә кибетләрдә йөрүгә алай зур игътибар бирмәгез, дип кисәтә психологлар. Җәй дәвамында акрынлап кына алгалап килегез. Аның каравы, август азагында кызыклырак шөгыльләргә вакытыгыз калачак.

Кабатлыйбыз

1 сентябрьгә тапкырлау таблицасы онытылып беткән булырга мөмкин. Уку башында: «Аһ, бернәрсә белмим» дип күңелсезләнгәнче, кабатлаштыргалаштырыгыз, диләр психологлар.

Искә төшерәбез

Мәктәптә күңелле чаклар күп була бит ул, әйеме? Хәзер нәкъ менә шуларны искә алыр вакыт инде. Бу безгә яңа уку елына тынычрак карарга мөмкинлек бирәчәк.


Ә безнең хәбәрчеләребез мәктәпкә әзерләнәме икән әле? 

Самир:

Хәерле кич, әле иртә бит.

Нәркизә:

Иртә түгел!

Мәдинә:

Белмим, иртә бугай.

Нәркизә:

Канцелярия товарларын иртәрәк алырга кирәк, чөнки августта кыйбатлана.

Мәдинә:

Без 20нче августта гына алабыз.

Камил:

Иң әйбәте июльләрдә алырга, тик костюм-чалбарларны, туфлиләрне табу кыенрак буладыр. Аларын августта алырга кирәк.

Нәфисә:

Форма күлмәген алу — иң кыены. Чөнки август башында алсаң, матурраклары соңыннан чыга. Соңрак алсаң, матурлары, гомумән, калмый!

Шуның өчен, минемчә август урталарында алырга кирәк. Канцелярияне кайчан алсаң да уңайлы, хәзер интернет кибетләр дә бик күп бит!

Әмир:

Мәктәпкә кирәкле нәрсәләрнең исемлеген июнь аенда ук төзеп куям. Кайсыдыр шәһәргә барган саен әз-әзләп алам. Берьюлы алмагач, акча аз тотылган кебек тоела. Төрле җирдә бәяләр төрлечә. Киемне миңа төрле вакытта алалар, хәтта уку елы уртасында да, чөнки киемнәр йә бәләкәйләнә, йә туза.

Ә ручкалар алганда мин бик сайлап кына алам. Кулга тотарга җайлымы, төсе ошыймы. Ошаганы булса, бишәрне дә алам. Минем өч көндә бер ручка бетә.

Иң яратып сайлап ала торган әйбер — А4 форматындагы дәфтәр. Күп дәресләрдә, әгәр укытучы рөхсәт итсә, шундыйны башлыйм. Ул тиз генә тулмый. Укытучы сөйләгәндә конспект язып барам. Аның җете ак булганы, тышкы дизайны, эчтәге битләренең кыштырдавына хәтле мине кызыксындыра. Гади дәфтәрләрне алганда да саргылтракларны алмыйм, андыйга язуы да, аннан укуы да читен.

Тагын мин текстовыделитель һәм төрле төстәге китап кыстыргычларын алырга яратам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев