Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Көчле җил вакытында урамда калсаң, үзеңне ничек тотарга

Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән көчле җил көтелә.

Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 22 метрга җитәргә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә.

Зур ихтыяҗ булмаганда, урамда йөрмәскә. Бу бигрәк тә балаларга кагыла.

Әгәр дә көчле җил чыккан вакытта урамда калсагыз, подъездда яки җир асты кичүендә яшеренергә киңәш ителә. Йортлардан ерак торырга кирәк, чөнки түбәдән шифер яки башка материал кисәге кубарга, шулай ук, өске кат тәрәзәләре ватылып, пыялалар коелырга мөмкин.

Тукталышларга, реклама щитларына, юл билгеләренә һәм электр линияләренә дә якын тормаска кирәк. Көчле җил вакытында агачларга ышыкланып тормагыз һәм алар янына машиналар куймагыз.

https://www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев