Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кем син, хакер?

Яхшы кешеме ул, начармы?

Телевизордан күрсәткән яңалык­ларда фәлән хакер интернет аша банк акчаларын урлаган, фәләне миллионлаган доллар зыян салучы вирус уйлап тапкан дип әйтеп торалар. Шул ук вакытта безгә Windows  системасын урнаштырып биргән яки югалган электрон документларыбызны табарга ярдәм иткән кешегә: «Кара, син нинди башлы хакер», — дип куябыз.

Шулай булгач, хакер кем була? Белмәссең. Интернетта әле дә бу турыда кызу бәхәсләр бара. Чынлыкта бу термин «һаск», ягъни «вату» сүзеннән килеп чыккан. Интернет аша банк хисап­ларын ватып, яки ят кешеләрнең пароль-кодларын файдаланып төрмәгә утыртылган компьютерчыларны тарих күп белә.

Виртуаль дөньяда урлау да — җинаять бит. Әмма шул ук ва­кытта без хакерларның тапкырлыгына, башлылыгына соклана­быз. Әйтергә кирәк, Россиядә рәсми рәвештә «Хакер» дигән журнал чыгып килә. һәм аның тиражы шактый зур. Вируслар турында сөйләшкәндә әйткән идек, берәүләр аны уйлап чыгарса, икенчеләр аңа каршы дәва эзләп баш вата. Интернетта теге­ләрне дә, боларны да хакерлар дип йөртәләр.

Бер язмага күзем төште. Бер компьютерчы егет яза: «Мин го­мерем буе Интернетта хулиганлыкка каршы эшләдем, бөтен көчемне антивируслар җитештерүгә сарыф иттем. Ә мине һәр­вакыт «хакер» дип атыйлар», — ди егет. Һәм хакерларны «ак хакерларга» һәм «кара хакерларга» бүләргә тәкъдим итә. Бу тәкъдим белән килешергә була. Кешелек дөньясына карата явызлык кылучылар һәм аларга каршы көрәшүчеләр бер үк исем белән аталырга тиеш түгел бит инде.

«Виртуаль дөнья» китабыннан.Д.Н.Сәфәров, Л.Р.Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев