Илһам юкмы?
Илһам чакырыр өчен берничә кызыклы киңәш.
Эскиз яса. Бик үк яхшы рәсем ясамасаң да, берәр нәрсә сызгалап кара әле. Рәсем ясау – фикерләрне күз алдына китерергә ярдәм итә, җанландыра.
Зәңгәр яки яшел төскә кара. Тикшеренүләр буенча, бу төсләр безнең иҗатка да тәэсир итә ала.
Башка кешеләрдән киңәш яки ярдәм сорарга оялма. Кайвакыт очраклы фразалар да көтелмәгән идеяләр уятырга мөмкин.
Ирекле хат. Кайбер нәфис сүз осталары моны фрирайтинг дип атыйлар.
10 минут дәвамында, паузасыз һәм уйлап тормыйча, башыңа килгән бөтен нәрсәне язарга кирәк. Шуннан соң язганыңны укып кара, бәлки берәр файдалы идеягә тап булырсың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев