Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Гадәтләр трекеры белән һәр көнем кызыклы үтә

Менә көтелгән җәйнең инде беренче ае да узып китте. Һәрберебезгә җәй – ул ниндидер яңа этап. Өч ай буена шулхәтле күп нәрсәләр эшләп була бит!

Күпләрегез лагерьларга китәләр, әби-бабайларга кунакка кайталар, ә менә кайберләребез шәһәрдә яши. Хәзерге заманда интернет безнең бөтен буш вакытыбызны ала. Ничек соң вакытны юкка әрәм итмичә, файдалы итеп җәйне үткәрергә?

Мин бу сорау турында әле май азагында ук уйлый башладым һәм бик уңышлы ысулны таптым, һәм шуның белән, әлбәттә, сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Минем өчен җәй – ул үзлегеңнәң укып белемеңне арттыру. Укучыларга җәй алтыннан да кыймәтлерәк чор, чөнки туйганчы йоклап, ял итеп була. Әмма берни дә эшләмичә торып булмый, вакытны кызыклы итеп үткәрәсе килә. Минем дусларым йә авылга кайталар, йә эшкә урнашып, көннең беренче яртысын шунда үткәрәләр, шуңа күрә һәр көн күрешеп йөрергә мөмкинлек юк. Шуны алдан күреп, мин үз вакытымны үземә ук файдалы булган чаралар белән тутырдым.

Иң башта чиста ак кәгазь (А4) алып, анда таблица сыздым. Аның иң башында 30 шакмак ясадым (айның көннәре), сул якта берничә юллар сыздым аларда шөгыльләнәсе килгән эшләремне яздым. Бу таблица «гадәтләр таблицасы» («трекер привычек») дип атала. Ул бик уңайлы нәрсә, аның ярдәме белән син һәр көнне теләгән эшләрең белән шөгыльләнәсең, мәсәлән: китап уку, зарядка/тренировка ясау, инглиз теле белән шөгыльләнү. Бу ысул, чыннан да, бик ярдәм итә. Мин инде өч атна шулай эшлим һәм һәр көнем кызыклы үтә. Аның иң мөһим фишкасы – язылган эшне (мәсәлән, китап уку) үтәсәң, шакмакны буйыйсың. Аларны буяп бару күңелгә рәхәтлек бирә, ә инде рухи дөньягыз үсеп бара.

Вакытыгызны файдалы итеп үткәрүегезне, рухи дөньягызны үстерүегезне телим!

Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев