Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Фотосессиягә әзерләнәбез

Синең берәр фотосессия үткәрәсең киләме?  Фотога төшеп истәлеккә калдырасы килгән моментлар күп була инде ул.

  • Беренче чиратта фотосессиянең идеясен уйла. Кайда булачак, кем сине төшерәчәк.
  • Фотога төшү өчен махсус студияләр дә күп, сайлап кына аласы да, вакытны билгелисе. Шулай ук хәзер табигатьнең дә матур вакыты. Чишмә буйлары, басу, кыр, урман яланнары, тау, бакча – искиткеч матур урыннар бар бит. Эх, монда фотога төшәргә иде дип уйлап куйган берәр җир дә бардыр әле бәлки.
  • Фотосессиядә нәрсә киячәгеңне дә алдан хәл итеп кую яхшы булыр. Тыныч, якты төсләргә игътибар бир. Сезонга карап киен. Мәсәлән дус кызың белән фотосессия оештырырга булдыгыз, ди. Ул янып тора торган яшел куртка, син кызыл сарафанда булсаң ямьсез күренәчәк, урынсыз булачак. Гомумән, бергә барасы фотосессия алдыннан нәрсә киясегезне үзара сөйләшеп куярга кирәк. Аннары үзең белән берничә алмаш кием дә алырга онытма. Дөнья хәлен белеп булмый. Киемең пычранса, юешләнсә, ертылса, тиз генә башканы киеп куярсың.
  • Һава торышын карарга онытма. Яңгыр явып торса, бәлки фотосессия көнен башка вакытка билгеләрсез, яки студиядә төшәрсез.
  • Фотосессиядә аксессуарларның да роле зур. Алар кадрларны җанландырып җибәрәләр. Зонт, китап, күзлек, сумка, эшләпә, шарлар, чәчәкләр – бу исемлек бик озын булырга мөмкин.
  • Ачык төстәге кием кигән булсагыз, соры яки ачык көрән төстәге плед алу да урынлы. Табигатьтә фотога төшкәндә аны җиргә җәеп утырсагыз, ике плюс булачак: беренчедән киемегез пычранмый, икенчедән кадрдагы өстәмә аксессуар аны баетып кына җибәрер. Шулай ук бу плед өстенә башка төрле предметларны да куярга була, мәсәлән: алмалар, нарат күркәләре, чәчәк бәйләмнәре, кәрзин һәм башкалар.
  • Фотога төшкәндә, иң беренче кагыйдә – сиңа уңайлы булырга тиеш. Нәрсәдер комачаулый икән, моннан котылырга кирәк, югыйсә фотолар табигый килеп чыкмас. Чын күңелдән елмаерга тырыш. Ясалма елмаю килеп чыкмасын өчен, үзең белән берәр күңелле хәлне исеңә төшер. Менә шуннан соң ирексездән елмаеп куярсың. Фотографка бу моментны эләктереп аласы гына кала.
  • Иң мөһим киңәш шулай да әйтелмәгән икән: фотосессиягә барганда, йокыңны туйдырып бар. Тиз армассың, кәефең яхшы булыр. Ә без сиңа искиткеч фотоссессияләр һәм шәп кадрлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Файдалы киңәшләр, рәхмәт?